Яшел Үзән

Кече Шырдан сөекле улын олылады

"Каюм Насыйрины кояш белән тиңләргә була. Менә карагыз: кояш кайдадыр болытлар арасына кереп качкан, тау астына төшеп иткән. Аның яктысы барыбер дөньяга нур чәчеп, яктыртып тора. Каюм баба да күптән юк, ә аның иҗаты, хезмәтләре, тормыш юлы бүген дә актуальлеген югалтмый". Бу сүзләрне Каюм Насыйриның 191 еллыгын билгеләргә җыелган авылдашлары...

"Каюм Насыйрины кояш белән тиңләргә була. Менә карагыз: кояш кайдадыр болытлар арасына кереп качкан, тау астына төшеп иткән. Аның яктысы барыбер дөньяга нур чәчеп, яктыртып тора. Каюм баба да күптән юк, ә аның иҗаты, хезмәтләре, тормыш юлы бүген дә актуальлеген югалтмый". Бу сүзләрне Каюм Насыйриның 191 еллыгын билгеләргә җыелган авылдашлары алдында авыл башлыгы Рәис Кәримов әйтте. Чыннан да, шушы нур Каюм бабаның авылдашларының күңелендә кабынып, игелекле эшләргә этәрде.

Каюм Насыйриның авылдашлары, якташлары бөек мәгърифәтчене бервакытта да истән чыгарганнары булмады, тик шулай да соңгы ике елдагы кебек мактауга лаеклы эшләрнең әлегә башкарылганы юк иде әле.

"Каюм Насыйриның туган авылын торгызу" фондын оештыру эше татарның бөек улы рухына Коръән мәҗлесе уздыру белән башланып китте. Шунда ук 1901 елда Каюм Насыйри калдырган акчага төзелгән мәчетне яңадан торгызу һәм халыкка кайтару идеясе дә туды. Фондның башкарма директоры Асия Гобәйдуллина уйланган эшне ахырына җиткерә торган игелекле җитәкче. Быел Каюм Насыйри мәчете бинасында реставрация эшләрен төгәлләнеп, манарасына күтәрелергә һәм халыкка хезмәт итә башларга тиеш, дигән фикердә ул һәм моның тормышка ашасына бернинди шик юк. Әлбәттә, икътисади кризис төп иганәченең чабуыннан тарта тартуга, әмма Асия Наилевна "Иң мөһиме - кешеләрнең күңелендә рухи кризис, шушы эшкә битарафлык булмасын иде" дигән фикердә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: