Яшел Үзән

Кече Шырдан аларны яратты

Яшел Үзәндә 50 һәм аннан да күбрәк ел бергә тату гомер иткән һәм матур һәм илебезгә лаеклы балалар тәрбияләп үстергән парларны котладылар. Район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Сәхибуллин аларга рәхмәт сүзләре җиткерде һәм Мәхәббәт символы - ромашкалар букеты тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында Кече Шырдан патриотлары да бар. Алар Яшел Үзәндә яшәүче...

Яшел Үзәндә 50 һәм аннан да күбрәк ел бергә тату гомер иткән һәм матур һәм илебезгә лаеклы балалар тәрбияләп үстергән парларны котладылар. Район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Сәхибуллин аларга рәхмәт сүзләре җиткерде һәм Мәхәббәт символы - ромашкалар букеты тапшырды.

Бүләкләнүчеләр арасында Кече Шырдан патриотлары да бар. Алар Яшел Үзәндә яшәүче Антонина һәм Анатолий Малыгиннар. Менә инде утыз елдан артык алар Кече Шырдан авылында искиткеч матур бакча тотып яшиләр. Авылга беренче сыерчыклар белән кайтып төшәләр дә, кар ява башлагач кына шәһәргә юл тоталар. Яз, җәй, көз айларында бакчаларында ниләр генә үстерми бу искиткеч тырыш кешеләр. Тавык-чебешен дә тота, матур гөлләр дә үстерә. Анатолийның куллары алтын - агач эшенә бик оста. Кече Шырдандагы төзек йортларның шактыеның тәрәзә рамнары - аның эше. Бик тырыш, кешелекле кешеләр, матур парлар.

Марат Хәялетдинов фотосы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: