Янгын турында хәбәр кизү бүлегенә бүген иртән 5:46 сәгатьтә килеп ирешә.
"Гадәттән тыш хәл булган урынга Казан гарнизоны көчләре җәлеп ителде - барлыгы 12 берәмлек техника", - дип хәбәр итә ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте.
Бер катлы бинаның азык-төлек куелган агач стеллажлары януы ачыклана. Мәйданы - 4 квадрат метр, диелә. Санаулы минутлар эчендә янгын сүндерелә. Сәламәтлегенә зыян килүчеләр юк.