Яшел Үзән

Казанда билгесез кеше ике баланы атып яралаган

Травматик коралдан ату аркасында яраланган малайларның икесе дә хастаханәгә озатылган. Пуля өченче баланың аяк киеменә генә тиеп калган.

Кичә, 27 майда, 12 яшьлек Ядегәр исемле малайның эченә атып яралыйлар. Кем атканын бала күрми дә калган. Бу үәлне күреп калучылар да булмый. Малайны тиз арада хастаханәгә озаталар һәм операция ясыйлар. Ул реанимация бүлегендә дәвалана.

Шул ук урында мондый хәл бер көн алдан - 26 май көнне дә була. Татарстан урамында урнашкан 80 нче номерлы мәктәп янында бер төркем укучылар укытучыга матрас ташырга булыша. Шунда бер малайның аркасына аталар. Хастаханәдә аңа операция ясала. Полиция бүлегенә гариза языла.

- Әлеге факт буенча "Белә торып, кеше гомеренә куркыныч тудырырдай сәламәтлеккә авыр зыян китерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды, - дип сөйләгән Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий "LifеNеws" мәгълүмат чыганагына.

Материал интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: