Әлеге хәл быелның 19 февралендә була. Казанда үсмер малай кибет янында торган 11 яшьтәге ике кызны пычак белән куркытып, алардан акча таләп итә. Куркудан кызлар ярдәм сорап кычкыра һәм малайның үзләрен тотып тормавыннан файдаланып, качып котылу җаен таба. Кызларның бу хәл турында шул тирәдәге хатын-кызга сөйләп торуларын күргән үсмер дә җинаять урыныннан тизрәк табан ялтырата. Шулай да аның эзенә төшәләр.
Үсмер малай гаебен тулысынча таныган. Суд аны шартлы рәвештә 1 елга ирегеннән мәхрүм итте.
Нет комментариев