Яшел Үзән

Казан туристларга яңача ачыла

Май бәйрәмнәренә Татарстан башкаласы кунаклар өчен үзенчәлекле маршрутлар әзерләде.

Казан туристларны җәлеп итүе ягыннан Россия шәһәрләре бишлегенә керә, моны кунакларның саны арта баруы да раслый. Май бәйрәмнәренә ике атна вакыт калды, әмма инде бүген үк иң үзенчәлекле маршрутлар сайларга һәм Казанның бөтен үзенчәлекләре белән танышырга мөмкин. 2016 елның февралендә «Казанның туристлык-мәгълүмат үзәге» махсус экскурсия маршруты булдырган иде. Бер ел эчендә генә дә 600дән артык кеше әлеге үзенчәлекле маршрут буйлап сәяхәт кылды. Казанлылар һәм шәһәр кунаклары шәһәрне бөтенләй яңа яктан ачты. Алар күзәтү мәйданчыгына күтәрелеп, башкалабызның матурлыклары белән хозурланды, кунакчыл чәкчәк музеенда татар музыкасын тыңлап ләззәтләнде, балчыктан милли сувенир ясап, ерак тарихка сәяхәт кылды, татар авылында милли аш-сулардан авыз итте, «Арыш Мае» музей-кибетендә хуш исле эчемлекләрне татып карады.
Бу экскурсия маршрутындагы соңгы пунктка аеруча җентекле якын килделәр. Кибеткә керер алдыннан ук сез барлык вак-төякләрнең дә исәпкә алынуына игътибар итәчәксез. Туристларны йөртә торган автобуслар өчен махсус тукталыш бар, кирәкле транспортны эзләп баш ватарга кирәкми. Селфи һәм төркем белән фотога төшәргә яратучылар өчен «Мин Казанны яратам» дигән стела урнаштырылган. Әмма иң кызыклысы - кибетнең эчендә. Пыяла гөмбәз астындагы үзәк зал Бөек Ханның баш киемен хәтерләтеп тора, ә таш идәндәге мозаика символлар аша Идел Болгарстанының тарихы хакында бәян итә. Биредәге сатучы-консультантлар бүләккә сувенир сайларга ярдәм итү белән бергә, «Татспиртпром» АҖ компаниясенең бай ассортименты хакында да сөйләячәк. Продукциянең бай ассортименты, сыйфаты, үтемле бәяләр - боларның барысы да туристларның гадәти сувенирлар
турындагы күзаллауларын үзгәртә. Алар магнит, брелок, милли бизәкләр төшерелгән савыт-саба да булырга мөмкин. Бүләкне сайлаганда, һичшиксез, дегустация дә каралган. Моның өчен ике зал эшли, аларның берсе - салкын «Хан бүлмәсе», анда температура +8 градустан да югарырак күтәрелми. Залга керер алдыннан кунакларга милли бизәкләр төшерелгән, мехтан тегелгән җылы кофталар бирәләр. Икенче зал күпкә иркенрәк тә, җылырак та, дегустациянең төп өлеше биредә уза. Монда сезгә Урта Идел буенда яшәүче халыкларның төрле эчемлекләрне ничек кулланулары хакында сөйләячәкләр, бүләккә дигән уникаль продукцияне үз күзләрегез белән күрәчәксез.
- Без туристлык сезоны башлануын түземсезлек белән көтәбез. Казанның Сәлимҗанов урамындагы кибеттә хезмәткәрләрнең өс киемен үзгәрттек, хәзер башкалабыз кунакларын милли костюмнар кигән хезмәткәрләр каршы алачак. Дегустация мәсьәләсендә дә яңалыклар бар. Хәзер кабымлык сыйфатында күркәдән әзерләнгән карпаччо яки пешкән алма белән ысланган казга заказ бирергә мөмкин. Әмма май аенда булачак иң көтеп алынган вакыйга - җитештерү процессының интерактив макеты. Хәзер ул - урнаштыру стадиясендә, - ди «Арыш Мае» сәүдә челтәре дирекциясенең коммерция директоры Татьяна Кручинина.
Узган ел әлеге үзенчәлекле маршрут «Шәһәрдәге иң яхшы маршрут» номинациясендә Бөтенроссия туристлык премиясе Гран-приена лаек булды.
Май бәйрәмнәрендә күпләр табигатькә чыга, шашлык кыздыра, бу - ир-атларның күңеленә аеруча хуш килә. Аларга гадәти булмаган бүтән төрле ял табылмас идемени? «Казанның туристлык-мәгълүмат үзәге»ндә әлеге мәсьәләне хәл итү юлларын таптылар, аннан теләгән һәркем файдалана ала. Бу - «Казан - чын ир-егетләр һәм аларның юлдашлары өчен!» дигән интерактив маршрут. 2017 елда узачак Конфедерацияләр Кубогы һәм 2018 елда көтелгән Футбол буенча дөнья чемпионаты алдыннан ул иң популяр
маршрутларның берсенә әверелер дип көтелә. Кунакларны Россиянең өченче башкаласы саналган Казанның фәнни-техник, спортта ирешкән казанышлары, «Казан Арена» стадионы белән таныштырачаклар. Туристлык программасының ахырында экскурсантларга Татарстанның әйдәп баручы җитештерүчеләреннән берсе булган предприятиенең музей-кибетендә чын ир-ат эчемлекләренә дегустация үткәрәчәкләр. Биредән бер генә турист та буш кул белән китмәячәк. Эш шунда ки, татарларда берәр мәҗлескә, бәйрәмгә килгән кунакка күчтәнәч биреп җибәрү гадәте бар. Хәзер инде безнең кунакчыллыгыбыз һәм юмартлыгыбызны бөтен Россиядә, хәтта чит илләрдә дә беләчәкләр.
Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 20 мая 2018 - 15:00
    Рөстәм һәм Ләйлә Галиевлар: «Кызлар бездән көлә» Татар эстрадасының тагын бер җырлы гаиләсе, ТМТВ премиясе лауреатлары – Рөстәм һәм Ләйлә Галиевлар зур кызлары Риананың чыгарылыш кичәсенә әзерләнә икән. Юк, шундый зур кызлары бар микән дип аптырамагыз!
    54
    0
    0
  • 20 мая 2018 - 13:14
    Виктор Колотов – футбол йолдызы Якташыбыз футболчы Виктор Колотов спорт карьерасын Юдинода һәм Яшел Үзәндә башлый һәм чын футбол йолдызына әйләнә.
    24
    0
    0
  • 20 мая 2018 - 11:59
    Банк исәп-хисапларыннан урлаулар өчен җәза көчәйтелгән Заман алга барган һәм электрон исәп-хисаплар, банк карталары киң кулланылышка кергән саен, шуларга бәйле хокук бозулар да була. Мошенниклык очраклары да арта.
    25
    0
    0
  • 20 мая 2018 - 10:48
    Күңелемдәгесен әйтәм Олы Ачасырның Татарстан урамында чүп контейнерларын көздән бирле түкмиләр, чүпкә батабыз, зинһар ярдәм итегез!
    67
    0
    0
  • 20 мая 2018 - 09:03
    Шәхси хуҗалыклар үзе өчен мал чалганда ветеринария белешмәсе кирәкми Терлекләр җирлектә махсус булдырылган урыннарда гына суелырга тиеш.
    40
    0
    0
  • 20 мая 2018 - 07:59
    Рәсемнәрдә – милли бизәкләр Яшел Үзән мөселман дөньясы киләчәк буынны тәрбияләү буенча үзеннән зур өлеш кертә. Менә апрель аенда гына шәһәр мәдрәсәсендә Коръән уку бәйгесе булып узса, хәзер район мөхтәсибәте балалар арасында «Милли бизәкләр» рәсем бәйгесе оештырды.
    43
    0
    0
  • 19 мая 2018 - 18:36
    Ачыктан-ачык: Илназ Гариповка әти булырга тәкъдим ясаганнар Популяр җырчы Илназ Гарипов белән соңгы арада әллә нинди хәлләр булып тора. Төрмәдә дә утырып чыкты, концертына памперслар да алып килделәр.
    78
    0
    0
  • 19 мая 2018 - 17:21
    «Хәзер ботымны кисеп бирәм!» дигәч, әнине кочып еладык Миңа 10 яшь. Кояшлы матур җәйге көн. Бөтен кеше бәйрәмгә, Сабан туена әзерләнә. Без, балалар да, матур күлмәкләр, яулыкларны хәзерлибез. Кинәт коточкыч хәбәр – сугыш. Аяз көнне яшен суккандай булды. Аптырау, елау... Менә шуннан башланды мәхшәр.
    85
    0
    1
  • 19 мая 2018 - 15:05
    Рәхмәт хаты Бакырчы авылында туып, хәзерге вакытта шушы авылда яшәүче, кадерле туганым, укытучым Рәхимулла кызы Рәйханә апа Зәйнуллинаның яңа гына табадан төшкән «Мин көзләргә гашыйк» һәм «Бакырчымда таңнар ата» дигән китапларын укып чыктым.
    102
    0
    1
  • 19 мая 2018 - 13:59
    Күчмә Кубок кемнәр кулында? Бөтендөнья бию көне уңаеннан Норлат мәдәният йортында зур бию бәйрәме булды: 23 авыл Күчмә кубокны алу өчен көч сынашты.
    91
    0
    0
  • 19 мая 2018 - 12:44
    Татар Наратлысы яңа һәйкәлле булды Татар Наратлысы авылы халкы быелгы язны, илебез өчен мөһим булган Бөек Җиңү көнен аеруча дулкынланып, шатланып каршы алды.
    51
    0
    0
  • 19 мая 2018 - 10:59
    Җәннәт капкалары ачык, уразада булыйк! Без, ниһаять, мөбарәк һәм рәхмәтле Рамазан аена кердек. Быел Ураза табигатьнең бик матур чорына туры килүе белән үзенчәлекле булыр.
    52
    0
    0
  • 19 мая 2018 - 09:34
    БДИны Идел аръягы мәктәбе укучылары Яшел Үзәндә тапшыра Әле генә башланган иде, уку елы кабат ахырына якынлаша. Димәк, бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырырга да күп калмады. Укучылар, укытучылар, әти-әниләр өчен бик дулкынландыргыч һәм җаваплы чор җитә.
    66
    0
    0
Реклама
  • 23 октября 2017 - 14:24
    Защити себя!
  • Тормышыгызда нәрсәләрне үзгәртер идегез?
    Проголосовало 37 человек
  • Яшел Үзән – Җиңү язы һәркем күңеленә яшәү дәрте, рухи көч өсти
  • Мин авылны сайлыйм!
  • «Ашыгырга ярамый, без бит балаларны йөртәбез!»
  • Яшел Үзәндә төрле милләт балалары татар телендә шигырьләр укыды
  • «Дуслар чабышы» Маяк спорт комплексында узды
  • Бакырчыда Мәүлид бәйрәме
  • Яшел Үзән пассажир автотранспорт предприятиясендә ничек бәйрәм иттеләр?
  • Авыр атлетлар кабат Яшел Үзәндә
  • Бакырчыда каз өмәсе
  • Яшел Үзән полициясе бәйрәм итте (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • 8 мая 2018 - 10:44
    Сатам Авылда йорт сатам.
  • 8 мая 2018 - 10:27
    Сатам ЖБИ-кольца, брусчатка заводского производства.
  • 20 марта 2018 - 15:31
    Игътибар! Түбән Урысбага авыл җирлегенә сәркатип кирәк.
  • 18 мая 2018 - 07:21
    "Иң яхшы ишегалды" җәйге фотоконкурс старт ала Үзегезнең өй яны тирәсеннән фотоларыгызны җибәрегез.
    189
    0
    1
  • 19 мая 2018 - 08:02
    ЧӘЧҮ БЫЕЛ АВЫР БАРА Аграр ел, уңыш җыеп алу белән көзен тәмамлана һәм кырларга беренче трактор керерлек булгач, язын кабат башлана.
    185
    0
    0
  • 19 мая 2018 - 15:05
    Рәхмәт хаты Бакырчы авылында туып, хәзерге вакытта шушы авылда яшәүче, кадерле туганым, укытучым Рәхимулла кызы Рәйханә апа Зәйнуллинаның яңа гына табадан төшкән «Мин көзләргә гашыйк» һәм «Бакырчымда таңнар ата» дигән китапларын укып чыктым.
    102
    0
    1
  • 19 мая 2018 - 13:59
    Күчмә Кубок кемнәр кулында? Бөтендөнья бию көне уңаеннан Норлат мәдәният йортында зур бию бәйрәме булды: 23 авыл Күчмә кубокны алу өчен көч сынашты.
    91
    0
    0
  • 19 мая 2018 - 17:21
    «Хәзер ботымны кисеп бирәм!» дигәч, әнине кочып еладык Миңа 10 яшь. Кояшлы матур җәйге көн. Бөтен кеше бәйрәмгә, Сабан туена әзерләнә. Без, балалар да, матур күлмәкләр, яулыкларны хәзерлибез. Кинәт коточкыч хәбәр – сугыш. Аяз көнне яшен суккандай булды. Аптырау, елау... Менә шуннан башланды мәхшәр.
    85
    0
    1
  • 18 мая 2018 - 09:57
    Кан басымын үлчәгәндә җибәрелә торган хаталар   Йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан Җир йөзендә бик күп кеше үлә. Һәм кан басымын  даими контрольдә тоткан очракта, үлемне кисәтеп була, диләр табиблар. Әмма тонометр белән кан басымын исәпләгәндә кеше бик күп хата лар җибәрә. Әгәр дә кан басымын дөрес үлчәсәгез, табиблар сезгә бәлки дару  да билгеләмәс. Сезнең игътибарга  Америка  йөрәк ассоциациясенең  (American Heart Association) җиде киңәшен тәкъдим итәбез.
    81
    0
    0
  • 19 мая 2018 - 18:36
    Ачыктан-ачык: Илназ Гариповка әти булырга тәкъдим ясаганнар Популяр җырчы Илназ Гарипов белән соңгы арада әллә нинди хәлләр булып тора. Төрмәдә дә утырып чыкты, концертына памперслар да алып килделәр.
    78
    0
    0
  • 18 мая 2018 - 13:45
    Бер минут эчендә йоклап китү Тиз арада бик нык йокыга талып бул икән. Бу методны үзләштерсәгез, теләсә кайсы ситуациядә йокларга була. Истә калдыру өчен гади формула : ”4-7-8”.
    75
    0
    0
Ночной режим