Яшел Үзән

Kazan Ringта узышу була. Әйдәгез бергәләшеп барабыз!

Россия Кубогы һәм Чемпионатында 10 узышу 5 класслы пилотларга яңа җиңүләр һәм чынга ашмаган өметләр алып киләчәк, ә тамашачыларның чираттагы автомобиль оту мөмкинлеге булачак.

1 һәм 2 июльдә, Татарстан башкаласыннан ерак түгел Биектау районында урнашкан Kazan Ring (Canyon) боҗра трассасында, РФ Кубогы һәм Чемпионатының Россия боҗра узышлары сериясенең IV этабы узачак. 5 класслы йөзләп катнашучы титул өчен көрәшне дәвам итәчәк һәм илебезнең чираттагы иң мөһим узышлар сезонында Казан уикенды яңа борылыш булачак.

350 көчле седан һәм хэтчбекларда чыгыш ясаячак Туринг класслы җанатарларны ни көтә соң? Монда Казанның ТАИФ Мотоспорт командасы пилоты Дмитрий Брагин бик көчле. Марат Шарапов һәм Тимур Шигабутдинов әлегә бик ышаныч тудырмый, ә менә Ирек Миңнеханов инде үзенең подиумга менәргә сәләтле булуын исбат итте, ә Казан этабында андый уңышын кабатлый алырмы икән?

Пилотлар төрле модельдәге һәм маркадагы 200 көчле хэтчбекларда көч сынашачак Туринг-Лайт зачеты лидерлары арасында казанлы Илсур Әхмәтвәлиев, Илдар Рәхмәтуллин һәм Тимур Богусловский.

Казанда Милли (Национальный класс) класс традиция буенча тулы старт җыя. Әлеге узышта, барлык теләүчеләр дә катнаша алмас, мөгаен! Шулай да, Татарстанда яшәүче Айдар Нуриев, Руслан Нәфиков, Рафаэль Фәттахов һәм Василий Кораблев кебек даими әйдәп баручылар Россия Кубогы өчен көрәшүне беренче рәтләрдә дәвам итәчәк.

Ниһаять, Милли Юниор беренчелегендә дә ңан атар өчен безнекеләр бар! Әлеге класска тәкъдим ителгән өч кыз арасыннан яшүсмерләргә каршы иң актив торучысы Ирина Сидорикова. Әмма аңардан кала бу класста башка җитез пилотлар да юк түгел. Мәсәлән, казанлы Рөстәм Фәтхетдинов заездларның берсеннән соң бронза кубокка ия булды инде һәм мөгаен үзебездәге трассада подиумга менүдән баш тартмас!

Бәйгедән трансляцияне smp-rskg.tv медиапорталында карый алачаксыз һәм ул Матч! Наш спорт һәм АВТО24 телеканалларында эфирга чыгачак.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: