Яшел Үзән

Казан өчен тавыш бирергә ашык!

Бер атнадан Твоя-Россия.рф сайтында яңа чыгарылачак 200 һәм 2000 сумлык банкнотларга символ сайлау өчен тавыш бирүнең беренче этабы төгәлләнә.

Тавыш бирүдә 1 меңнән артык шәһәрнең 850 меңнән күбрәк кешесе катнашкан. Россия халкына 4,5 меңләп символ тәкъдим ителгән. Җиңүгә мөмкинлекләре зур булган 13 шәһәр бар. Өч символы булган бердәнбер шәһәр - Казан. Татарстан башкаласының Казан Кремле, «Кол Шәриф» мәчете һәм Казан федераль университеты җиңү өчен көрәшә. Бәйгенең икенче этабы 5 августта старт ала һәм 30 августка кадәр дәвам итәчәк. Өченче этап сентябрьдә башлана. Җиңүчеләр 7 октябрьдә билгеле була.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: