Яшел Үзән

Каз өмәсе – авыл тормышының бизәге

Авыл халкы элек- электән зур эшләрне бергә җыелып, күмәкләшеп башкарган. Күп каз асраган гаиләләрдә өмә оештыруны тормыш үзе таләп иткән. Нәкъ менә шундый өмәләрдә һәркемнең эшкә уңган-булган булуы сыналган. Ә булачак кайнаналар киленнәрне шунда күзләп куйган. Каз өмәсе авыл тормышының бер бизәге ул. Бу йола бүгенге көндә дә, шөкер, яши әле. Бакырчыга чакыргач та, үзгә бер дулкынлану белән, ашкынып кайттым.

Авыл кызы булсам да, яшермим, каз үстергән кеше түгелмен. Елга-суларга әллә ни бай булмаганга, Олы Ачасырда каз-үрдәкләрне күпләп үстерәләр, димәс идем. Акъегет авыл җирлеге бу яктан аерыла. Биредә, гомер-гомергә кош-кортны яратып тәрбиялиләр. Аннан бу гаиләләрнең җитеш тормышта яшәвен, уңганлыгын да күрсәтә. Бакырчы – Бакырчы инде ул. Бирегә килгән саен халкының бердәмлегенә гаҗәпләнеп кайтам. Әле бу арада тавыш-тыннары чыкмый дип, уйлап кына куйган идем, кая инде ул! Берәр чара уздырып, гөж килеп алмасалар, күңелләре булмый. Ел да күмәкләшеп, бөтен шартларны истә тотып уздырылучы каз өмәсе быел Бикмуллиннар гаиләсендә оештырылды. Дөрес, көзен, кышка кергәндә өмәләр йорт саен, диярлек, уза. Әле алдагы көнне генә Закировлар гаиләсендә мәш килгән булсалар, шимбә иртәсендә яшь киленнәр кабат җыелды. 
Көннең матурлыгын сүз белән генә аңлатырлык түгел: ак бәс белән кап ланган кырларыбыз кояш нурларында җем-җем итеп ялтырый. Әнә төлке дә юл буена чык кан, үзенә азык эзләп мәш килә. (Фотога төшереп өлгерә алмадым). Матур да инде туган ягыбыз, дип сокланып кайткан арада, Бакырчыга килеп җиткәнне сизмәдек тә. Ә хуҗалыкта инде эш кайный. Егермедән артык казны суеп, йолкып, эшкәртеп бетерәсе дә бар бит әле.
– Утыздан артык каз бәбкәсен Ормардан алып кайттык. Өч атналык кошларны кечкенә бәби үстергән кебек тәрбияләргә кирәк. Су юк, дип аптырамыйбыз. Анысын бакчада ясадык. Әле каздан тыш 50 бройлер чебиләре алып үстердек. Безнең гаиләдә кош-кортлар өчен әни җаваплы. Төп ярдәмчеләребез – балалар. Төпчегебез Аяз кечкенә кошлар янына чыпчыкны да якын китерми (көлә). Иң оста саклаучыбыз ул. Кош-кортны сатар өчен үстермибез. Гаиләбез зур, күчтәнәчкә дә оча. Тәмле ризыклар әзерлибез. Мамыгыннан мендәр ясыйбыз. Бер-ике каздан бер мендәр чыга, – дип сөйли Фәнзилә Бикмуллина.
(Тулырак газетабыздан укый аласыз).

Алия ГАЯЗОВА фотолары

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 30 ноябрь 2019 - 20:33
    Без имени
    Молодцы инде узегезУстергэн казларыгызнын , чебилэрегезне тэмле итеп ашарга ходай язсын Сатырлыклар юкмы сон?Безнен дэ авыз итэсе килэ бит!😍