Яшел Үзән

Каюм Насыйри исемендәге конференция халыкара дәрәҗәдә узды

Күптән түгел Яшел Үзән шәһәребезнең 10 нчы гимназиясендә яшьләрнең Каюм Насыйри исемендәге XV халыкара фәнни-тикшеренү конференциясе узды. Конференция икенче ел инде халыкара дәрәҗәдә үткәрелә.

Конференцияне оештыручылар: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан (Идел буе) федераль университеты, Каюм Насыйри институты, район башкарма комитетының мәгариф идарәсе, Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитетының район бүлекчәсе, шәһәребезнең 10 нчы гимназиясе.
Конференциядә катнашу өчен 700 эш кабул ителгән иде, 250 эш II нче турга узды. Барлык эшләр Казан (Идел буе) федераль университеты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Россия ислам институты, Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты галимнәре тарафыннан тикшерелде.
Конференциядә Россия Федерациясе регионнары: Саратов, Пенза, Перьм, Әстерхан, Ростов, Оренбург, Түбән Новгород, Ульян өлкәләре, Якутия, Мордва, Мари һәм Чуваш Республикасы, Мәскәүдән; шулай ук Татарстан Республикасының Яшел Үзән, Арча, Әтнә, Балтач, Кама Тамагы, Лениногорск, Мамадыш, Сарман, Теләче, Чистай, Яңа Чишмә, Яр Чаллы районнарыннан укытучылар һәм укучылар катнаштылар.
Быел конференциядә катнашучыларның исемлеге тагын да киңәйде, Япониядән, Төркиядән, Кытайдан, Индонезиядән, Казахстаннан, Үзбәкстаннан, Кыргызстаннан, Латвиядән килеп университетта укучы студентлар һәм магистрантлар, Ираннан килеп университетта эшләүче Алави Абдулракиб Абдулмажид катнаштылар. Чит ил яшьләре Татарстанга татар телен өйрәнер өчен килүләре, Татарстанга гашыйк булулары турында сөйләделәр, татарча җырлар да җырладылар. Шулай ук алар секцияләрдә чыгыш ясадылар.
Галимнәр чыгышлары аеруча кызыксыну уятты. Казан федераль университеты профессоры, филология фәннәре докторы, академик, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Хатыйп Миңнегулов һәм филология фәннәре докторы, профессор, әдәбият галиме, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының баш гыйльми хезмәткәре Зөфәр Рәмиев кызыклы мәгълүматлар турында сөйләделәр.
Секцияләрдә укучыларның чыгышларын Казан федераль университеты, Россия ислам университеты, Казан педагогия көллияте, Казан энергетика көллияте галимнәре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары бәяләделәр.
Гимназия коллективына милли мәгарифне үстерүгә керткән хезмәтләре өчен Саратов һәм Ульян өлкәләре мәгариф идарәләренең Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Конференция эшенә югары бәя бирелде.
Роза Сәлахова,
мәгариф идарәсе укыту-методик бүлегенең милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек буенча методисты

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 23 октября 2017 - 14:24
    Защити себя!
  • Тормышыгызда нәрсәләрне үзгәртер идегез?
    Проголосовало 42 человек
  • «ЯҮ» журналистлары язгы кыр эшләре барышы белән танышты!
  • Яшел Үзән – Җиңү язы һәркем күңеленә яшәү дәрте, рухи көч өсти
  • Мин авылны сайлыйм!
  • «Ашыгырга ярамый, без бит балаларны йөртәбез!»
  • Яшел Үзәндә төрле милләт балалары татар телендә шигырьләр укыды
  • «Дуслар чабышы» Маяк спорт комплексында узды
  • Бакырчыда Мәүлид бәйрәме
  • Яшел Үзән пассажир автотранспорт предприятиясендә ничек бәйрәм иттеләр?
  • Авыр атлетлар кабат Яшел Үзәндә
  • Бакырчыда каз өмәсе
  • 25 мая 2018 - 09:36
    Сатып алам: Мамык, каурый, иске, яңа мендәрләр, түшәк мамыгы. Кыйммәт. Өегезгә килеп алабыз. Тел.89370004118.
  • 8 мая 2018 - 10:44
    Сатам Авылда йорт сатам.
  • 8 мая 2018 - 10:27
    Сатам ЖБИ-кольца, брусчатка заводского производства.
Ночной режим