Яшел Үзән

Кайнар су кыйммәтләнә! Миф яки чынбарлыкмы? (1нче кисәк)

2015 елның 14 февралендә РФ Хөкүмәте №129 «Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайнар суга ике компонентлы тарифны куллануга сораулар буенча кайбер актларга үзгәрешләр кертү» турында карар кабул итте.

Ни өчен кануннарда мондый үзгәреш туган һәм ни өчен гомумән мондый мәсьәлә күтәрелгән? Кайнар суны барлыкка китерүдә кулланылган җылылык энергиясе нормативларын билгеләүдә аерым бер формула булмау мәсьәләсе экспертларны күп тапкырлар уйланырга мәҗбүр итте. Үзебезнең район мисалында карасак, кайнар суга тарификация үзгәрешсез калган очракта, ул җылылык челтәре предприятиесен тагын да төпкә утыртачак. Бүгенге көнгә аларның газга бурычлары - 140 млн сум тәшкил итә. ЗПТС бу йөкне күпме тарта алыр? Бер яки ике ел? Ә аннан... Суны учак ягып җылытабызмы? Бу очракта үзгәрешсез калу һич мөмкин түгел, ләкин дөрес юлны сайларга һәм Хөкүмәт ярдәменә дә таянырга кирәк.
Яшел Үзән районы торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты җитәкчесе Олег Анисимов:
- Без кай­­нар суга түләүне формалаштыруда бер компонентлы тарифны калдыру ягында, ләкин 1 куб суга киткән энергия нормативын 0,067дән 0,08 Гкалга арттырыр­га кирәк булачак. Яшел үзәнлеләр өчен мондый исәпләү схемасы аңлаеш­лы һәм ачык. Һәр кеше өенә килгән квитанциядәге саннарны үзенең кайнар суга киткән чыгымнары белән чагыштырып, үзе исәп­ләп карый алачак.
Шулай да хөкүмәт тәкъдим иткән ике компонентлы тарифның ни икәнлегенә ачыклык кертеп карыйк әле
Бүгенге көндә 1 куб.м кайнар суга куелган тариф үз эченә 1 куб.м салкын су бәясен һәм аны җылытуга киткән энергияне ала. Икенче төрле әйтсәк, билгеләнгән тариф 1 куб суга 0,067 Гкал хисабында исәпләнелә иде. Кайнар суга түләүгә үзгәрешләр кергәннән соң гомумйорт приборы белән туры килерлек су җылыту хисабы булачак. Квитанциядә ике түләү юлы чагылачак:
1. Кайнар су ясалышында кулланылган салкын су күләме.
Аның бәясе расланган тариф буенча тотылган кайнар су күләме белән билгеләнә.
2. Кайнар су әзерләүгә тотылган җы­лылык энергиясе.
Аның бәясе кайнар су әзерләүгә сарыф ителгән җылылык энергиясенең расланган тарифы буенча билгеләнә.
- Фатирларда кулланылган суны куб метрларда исәпләү приборлары тора, ә сарыф ителгән җылылык энергиясе гомумйорт санагычларында күренә һәм һәр фатирда кулланылган су ресурсына пропорциональ рәвештә бара, - дип ачыклык кертте Олег Анисимов.
Гомумйорт санагычлары булган җылылык күләмен һәм йорттагы калган җылылыкны исәпләвен аңларга кирәк. Бу процесс нәкъ менә кайнар суга түләү дип атала да инде, чөнки йортта су аерым җылытылмый. Безгә йортны җылыту барышында әзер кайнар су килә һәм бу «су җылыту» дип атала.
Илсөя Завилейская

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: