Яшел Үзән

Кайдан син, фронтовик?

Хөрмәтле газета укучылар!

Безгә Яшел Үзән эзтабары Рәхимулла Гарифуллин мөрәҗәгать итте. Ул 1914 елда туган Фатыйх Зариф улы Хәсәновны эзли. Бу кеше Бөек Ватан сугышына Норлат хәрби комиссариатыннан алынган. 1940 елның 1 гыйнварыннан капитан званиесендә. 1943 елның 17 сентябрендә күрсәткән батырлыгы өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән. 1944 елның 16 гыйнварында һәлак булган. Витебск өлкәсенең Лиоз­ненский районында җирләнгән.
Фатыйх Хәсәновның хатыны - Хәлимә Гыймас кызы Хәсәнова.
Бу кеше турында нәрсә дә булса белүчеләрдән, туганнарыннан редакциягә шалтыратуларын үтенәбез.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: