Яшел Үзән

Кая тәгәрибез соң без, кешеләр?

Бүгенге көндә иң зур проблемаларның берсе - эчкечелек. Бу хикмәтне проблема диеп кенә атап булмый, аны коточкыч фаҗига дияргә кирәк. Бер генә бәйрәмдә дә, хәтта никах кебек олуг бәйрәмнәрдән соң да кичкә аракы куймасаң, имеш яхшы түгел. Кайбер кешеләр: Аллаһ Раббыбыз Коръәндә, әз генә эчсәң - ярый, дип әйткән, Коръәндә...

Бүгенге көндә иң зур проблемаларның берсе - эчкечелек. Бу хикмәтне проблема диеп кенә атап булмый, аны коточкыч фаҗига дияргә кирәк. Бер генә бәйрәмдә дә, хәтта никах кебек олуг бәйрәмнәрдән соң да кичкә аракы куймасаң, имеш яхшы түгел.
Кайбер кешеләр: Аллаһ Раббыбыз Коръәндә, әз генә эчсәң - ярый, дип әйткән, Коръәндә эчәргә рөхсәт иткән, диләр. Бу кешеләр гаять зур хаталанудадыр. Чөнки Коръәндә Аллаһ Раббыбыз «Әл-Бәкара» сүрәсенең 219нчы аятендә: «Бәндәләргә, әлбәттә, аракы эчүдә һәм отышлы уенда күпмедер файда бар, әмма китергән зыяны файдасына караганда күбрәк, шуңа күрә бу эшләргә катышмагыз, ди. Әз генә файдасына кызыгып, күп бәлаләргә дучар булмас өчен, бу эшләрдән читтә торыгыз, ди». Шушы аять иңгәннән соң, Аллаһның шушы сүзләре күп кешеләргә хәмерне ташларга, аны хәрам дип белергә җитә. Әмма кайберәүләр әле һаман хәмер эчүне дәвам итәләр. Бер риваять бар: «Адәм баласы кулына ниндидер бер савыт белән хәмер тоткан икән, аның иманы әйтер ди: «Йә, бәндәм, синдә миңа урын калмады инде, мин чыгып торам, минем урынымны хәмер ала», - дияр.
Хәзер кеше шушы бозыклыгы белән үзенә, гаиләсенә, якыннарына бетмәс-төкемәс бәла-казалар китерергә мөмкин. Шуңа күрә хәмернең һәр тамчысы - хәрам. Без аңа якын бармаска тиеш. Коръәндә бу хакта ачык итеп әйтелгән һәм хәдисләр белән ныгытылган, аңлатылган. Ә без, бәндәләр, шушыны үтибезме?
Без шул дәрәҗәгә килеп җиттек ки, хәтта хатын-кызларыбыз да аракы эчүдән тайчанып тормыйлар. Төрле кичәләр, бәйрәмнәрдә алар: «Эчмичә калырга ярамый, кеше нәрсә әйтер», дип уйлыйлар да салган һәрбер рюмканы эчеп баралар. Нәтиҗәдә: «Әни эчә бит, ә безгә ярамыймыни?» дип уйлаган балалар беркөнне өйләренә кайтып: «Әни, аракыга акча бир, аракы китер», дип дуларлар, тавыш чыгарырлар, эчеп кайтып, үзен каһәрләрләр. Шул хәл хатын-кызларның башларына да килеп карамый микән?
Россиядә эчкечелектән ел саен 700-900 мең кеше үлеп тора. Күрше авылыбызда мең кеше яши, ел саен аракыдан 2-3 кеше үлә. Бүгенге көндә Россия дигән дәүләттә, Татарстанда да, туучыларга караганда үлүчеләр күбрәк. Балаларның 10% гына чын дәрәҗәдә сәламәт туа, дип әйтелә. Бүген без чаң сугабыз. Ә аракы эчеп үлүчеләр саны арта бара. Исерткечнең хәрам икәнен балага җиткермибез, аны ничек тә исереклектән араларга уйлап та карамыйбыз. Күбебезнең югары белемебез бар, әмма аңыбыз шушы аракының хәрам икәнен дә аңларлык дәрәҗәдә түгел. Шушының илгә килгән афәт икәнен дә аңларлык түгел. Җитәкчеләр дә бөтен бәйрәмне аракыдан башлый, аракы белән дәвам итә. Җитәкче кеше йә уңыш бәйрәме, йә чәчү бетте, дип аракы белән сыйлап йөри, икенче көнне, милиция чакырып, җәза бирдертә. Эчә ул, ди. Кайсыбер җитәкчеләр табынга аракы куймый. Аны йә саран, йә булмаган, безне хөрмәт итмәде, дип шушы ук халык гаеп итеп йөри.
Риваятьләрдә әйтелә: эчкән аракы кешенең иң беренче, акылын алыр. Ала бит!
Икенче - байлыкны алыр.
Өченче - дуслар, бәндәләр арасында дошманлык урнаштырыр, ди.
Дүртенче - намаздан биздерер, гамәл кылудан биздерер (Аллаһ сакласын!)
Бишенчесе - зинага этәрер, ди.
Алтынчысы - яхшы­лык­­­тан биздерер, бозыклыкка этәрер, ди, гаиләсен тарката. Болар бит бөтенесе исбатланган нәрсәләр инде. Элегрәк вакытларда бер мөселман кеше мәчеткә таба юл тоткан. Аңа бик явыз бер хатын очраган һәм ул кешене капкадан кертеп, ишекне шартлатып бикләп куйган. Ул хатынның өендә хәмер һәм гөнаһсыз сабый бала булган. Хатын бу мөселманга: «Шушы хәмерне эчкәнчегә хәтле, яисә минем белән якынлык кылганчыга кадәр, йә булмаса, бу сабыйны үтергәнчегә тикле мин сине моннан җибәрмим. Әгәр чыгып китәргә теләсәң, мин бар куәтемә кычкырам, минем өемә бу мөселман явыз ниять белән бәреп керде, дип әйтәм, барча халык моны раслар», - дип әйт­кән. Әлеге кеше бу явыз хатынның сүзләреннән бик курыккан. Ул эченнән генә болай уйлаган: «Зинага мин беркайчан бармам, кешене дә һичкайчан үтермәм», һәм ул аракы эчәргә риза булган. Бер стакан артыннан ул икенчесен сорап алып эчкән. Шуннан соң, исергәч, акылы киткәч, теге хатын белән зина да кылган, гөнаһсыз сабыйны да чәнчеп үтергән.
Җиденчесе - адәм балаларына Аллаһ Тәгалә тарафыннан җибәрелгән сакчы фәрештәләр рәнҗеп качарлар, ди. Ул кешегә афәт ансатрак килер, ди.
Сигезенче - исереклек хәрам ризыклар ашарга этәрә.
Тугызынчысы - эчкән килеш эшләгән изгелекләре, кылган догалары кабул булмас.
Унынчысы - үзенә имансыз китү куркынычы тудыра. Аллаһ сакласын!
Менә бит, бөтен начарлык үзебезгә кайтып төшә. Исерек кеше дуңгыз итен ашаудан да чирканмый, кеше малына да кул суза, кеше хатыны белән зина кылудан да курыкмый, ни сөйләгәненә дә исәп бирми.
Кайвакыт без, эчкече кешегә бер литр аракы гына биреп, меңнәрчә сум тора торган эш эшләтеп булуына кызыгып, шуннан файдаланабыз икән, без аны аракы эчәргә этәрүебез белән гөнаһ кылабыз. Әйе, үзе эчмәсә дә, кеше зур гөнаһлы була. Ул эшләрдә катнашучы кешеләрнең барысы да: аракыны ясаучы да, ясаттыручы да, эчүче дә, салып бирүче дә, аны машинага төяүче һәм бушатучысы да, төятеп бушаттыручы да, аның белән сәүдә итүче дә, сәүдә иттерүче дә, сатып алучы да гөнаһлылар. Хәтта үсемлекне аннан исерткеч ясату нияте белән утыртучысы да гөнаһлы булып санала.
Без шул дәрәҗәгә җиттек: аракысыз ничек туй булсын, аракысыз ничек туган көн узсын, аракысыз ничек малайны армиягә озатып булсын һәм, гомумән, аракысыз нинди бәйрәм булсын? Икенче көнне үк үзебез шуның афәтеннән елыйбыз, хәсрәтләнеп, бу ник болай булды икән дип.
Аракы эчүчегә шәригать кануннары нигезендә 80 таяк суктыру тиеш. Әгәр шуны эшләмәсә, үлгәннән соң, ут камчысы белән суктырылыр, ди. Әмма Пәйгамбәребезнең шундый бер хәдисе бар: «Кем тәүбәгә килсә, яңадан эчмәсә, ул кешенең гөнаһысы ярлыканыр, ди. Һәм берәү дә аның элек эчкәнен искә алырга тиеш түгел». Пәйгамбәребезнең әнә шундый сөенечле хәдисе дә бар. Без ни гомер яшәвебезне белмибез. Белсәң, менә мин 90га кадәр яшим, 89 яшькәчә эчәм, бер елын эчмичә торам, тәүбәгә килеп үләм, дияр идең. Юк шул. Бүген яшибез, иртәгә - юк. Җомга намазында утырабыз, икендегә хәтле үлүебез бар. Белмибез: тәүбәгә килеп үләбезме, юкмы? Шуңа күрә, әлбәттә, эчмәскә кирәк, үзеңне, гаиләңне газапламаска, балалар хакына кермәскә кирәк. Гаилә туйдыру - сәдака. Биргән нигъмәтләремнән Миңа өлеш чыгарыгыз, дигән Аллаһ Тәгалә. Ир кеше хәләл хезмәте белән мал җыеп, гаиләсен туйдыра икән, бу - сәдака. Аракы эчә икән - димәк, сәдаканы бирмәде. Исраф итте, гөнаһлы булды, балалар хакын үз өстенә алды. Гаиләгә тотарга тиеш акчаны, аракыга исраф итте. Моның өчен дә җавап бирәсе була.
Шушы бәлә-казалардан үзебез азат булырга тиеш. Инде хаталанганбыз икән, тәүбәгә килеп, туктарга кирәк. Һәм балаларыбызны, оныкларыбызны эчермәскә бөтен көчебезне кую таләп ителә.
Айгөл Гафиятуллина
әзерләде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: