Яшел Үзән

Кавын һәм карбыз татыр чак җитте

Без хәзер ел фасылының шундый чорына җиттек: җиләк-җимеш җыелган, яшелчәләр өлгергән. Кыскасы, иртә яздан тырышып үстергәннең файдасын күрә торган вакыт.

Кавын-карбыз турында әйтеп тә торасы түгел. Хәзер аны һәр почмакта иркенләп саталар. Әмма аларны кулланучыга сайлап алу бик авыр. Кистереп карап алырга ярамый, карамыйча алсаң, өлгереп җитмәгәненә яисә нитратлысына юлыгасыңны көт тә тор. Шулай да, карбызны ничек сайларга?

ТР Алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль хезмәтенең кулланучылар хокукын яклау бүлеге белгечләре биргән белешмәлектә ул болай:

Иң тәмле карбыз:
-эре һәм җиңел, әмма артык зур түгел;
-кул белән каккалаганда яңгыравык тавыш бирми;
-тышындагы кара сырлары аермачык беленә;
-чатнаган һәм сыдырылган урыннары юк;
-сабагы кипкән һәм коры;
-кысканда чытырдап тора;
Карбызны сатучыдан кистереп карап алмагыз, чөнки аңа пычрак һәм бактерияләр эләгергә мөмкин һәм җирдә яткан яисә шәһәр читеннән сатып алу шулай сезнең сәламәтлекне куркыныч астына куя. Карбызның эчке өлешендәге сары сызыклар, анда нитратлар булуын күрсәтә.

Карбызның «дусты» кавынны ничек сайларга?
-эре, әмма авыр түгел;
-тышы чатнамаган, начар таплар юк;
-каккалаганда яңгыравык тавыш бирми;
-ваниль, груша, ананас исе килеп тора;
Кавынны да бары тик махсус җайланган урыннардан гына сатып алырга тырышыр­га кирәк. Сатучыдан башта дәүләт санэпидкүзәтчелек белешмәсен һәм башка документларын таләп итегез. Сәүдә ноктасы автомобиль юллары янында булмавы бик мөһим.
Кайчан сатып алырга?
Августның икенче яртысыннан соң алырга була. Дагыстан кавыны бик баллы һәм түгәрәк шар формасында 5-8 килограмм авырлыкта булса, Үзбәкстаннан һәм Казахстаннан кайтарылганы артык баллы түгел, озынчарак формада һәм 5-9 килограмм авырлыкта.

Саклану чарасы
Кулланыр алдыннан щетка белән әйбәтләп ышкып юарга һәм коры сөлге белән сөртергә киңәш ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: