Яшел Үзән

«Катюша» серен музейда ачкан

Шәһәрдә Романов күпере тарихына багышланган экспозиция ачылу турында язма чыгуга, газета укучыбыз аның турында мәгълүматы булуын әйтеп шалтыратты. Озак көттермәде, таягына таянып, үзе дә килеп җитте. Өлкән яшьтәге кеше - ветеран Мөдәррис Афзалов булып чыкты ул. Башта ул сүзен әтисе Афзалетдин күргәннәрдән башлады. - Аны файдалануга тапшыру бәйрәмчә узган. Бихисап...

Шәһәрдә Романов күпере тарихына багышланган экспозиция ачылу турында язма чыгуга, газета укучыбыз аның турында мәгълүматы булуын әйтеп шалтыратты. Озак көттермәде, таягына таянып, үзе дә килеп җитте. Өлкән яшьтәге кеше - ветеран Мөдәррис Афзалов булып чыкты ул. Башта ул сүзен әтисе Афзалетдин күргәннәрдән башлады.
- Аны файдалануга тапшыру бәйрәмчә узган. Бихисап халык җыелган бу хикмәти күперне ачарга. Идел ярының ике ягы да халык белән тулган. Һәркемнең бу тарихи вакыйганы күреп каласы килгән. Башта күпердән - «кукушка», ә күпер астыннан көймәләрдә инженерлар үзләре чыккан. Берничә тапкыр шулай тикшергәннәр. Аннан соң паровоз чыгарганнар. Күпер төзелешенә минем әти дә эшкә урнашкан булган, әмма анда үлүчеләрнең бихисап булуын күргәч, киткән.
Озак еллар Серго исемендәге заводта эшләп, аннан лаеклы ялга чыккан ветеран Мөдәррис Афзалетдин улы үзе турында да сөйләп китте:
- Сугыш башланганда мин VII классны бетергән генә идем әле. Җәй көне урманга барып, себерке бәйләп кайтуыбызга апам: «Фронтка барырга сиңа повестка килде», - дип тора. «Булмас, минем әле яшем җитмәгән!» - дим. Һөнәри училищега укырга барырга чакыру булып чыкты ул. Училищеда да укыйбыз, заводта да эшлибез. Башта - өйрәнчек, аннан соң слесарь-лекальщик булдым. Көне-төне станокта нинди коралга нинди деталь ясаганыбызны үзебез дә белмичә махсус заказ буенча эшлибез. Бик читен булды, ашарга такы-токы. Көненә бирелгән 650 грамм икмәк белән туйсаң туясың, туймасаң - юк. Ачлыктан егылып үлүчеләр дә бар иде.
Боларны сөйләгәндә Мөдәррис аганың күзләреннән яшьләре үзеннән-үзе ага, сугыш чорын яңадан барлау һәр кеше өчен авыр сынау икәнлеге күренеп тора. Көне-төне сугыш өчен кирәк-ярак ясап, станок артында торучылар ул вакытта, тылда булып та, чын геройлык кылган. Ачлы-туклы булсалар да, эшләгән дә эшләгән алар.
- Ясаган детальләрнең размерын хәзер дә яхшы хәтерлим, - дип сүзен дәвам итә ветеран. Сугыштан соң, күпмедер еллар узгач, Ленинградка баргач, хәрби музейга керергә туры килде. Үзебез ясаган детальләрне дә тиз таныдым мин анда, сугышта дошманны дер селкеткән «Катюша»ныкы булган икән алар! Дошманга белгертмәс өчен, алар бик сер итеп саклана һәм эшчеләр үзләре дә белми иде шул. Һәм аның детальләре төрле заводларда эшләнеп, аннан соң барысын бергә икенче бер заводта җыйганнар.
Сугыш беткәч, Мөдәррис Афзалов Яшел Үзәндәге механика техникумының кичке бүлегенә укырга керә. Көндез заводта эшләп, кичен укыган 34 укучының язга таба нибары 13е генә кала. «Чыдамадылар, ашарга юк, кием юк, - дип сөйли ветеран. - Дәрестә йоклап китүчеләр була иде. Бервакыт шулай физика дәресендә йоклап киткән Таһир исемле сабакташымны укытучы үзе уяттырмады. Аннан соң безгә кичкедән көндезге бүлеккә күчәргә куштылар. Әтием риза булмады, әмма әнием күчүемә каршы килмәде».
Фронтны корал белән тәэмин итеп торган зур оборона заводында чыныгу алган, Мөдәррис Афзаловка җаваплы эшләрне күп йөклиләр. Һәм аның Тулага механика институтына укырга җибәрелүе дә юкка түгел. Анда ул махсус группада укый. Дәрестән соң аларның хәтта дәфтәрләрен җыеп алып кала торган булганнар. Югары белем алып кайткач, ул заводта эшен дәвам итеп, хезмәт баскычында күтәрелгән: мастер, технолог, конструктор һәм бюро җитәкчесе булган. Һәм һаман махсус заказлар буенча эшләгән. Лаеклы ялга киткәч тә, аңа биш ел буе заводта эшләгәннәрен сер итеп сакларга кирәк булган.Чит илләргә дә чыгу тыелган. Менә шулай гомере буе бер якка тайпылмыйча, артык сүз ычкындырмыйча, башта фронтка эшләгән, аннан илнең оборонасын ныгытуга өлеш керткән кеше ул.
Мөдәррис аганың әтисе дә - Афзалетдин бик таза кеше булган. Казан пристанендә йөк ташучы булып эшләгән. Ике кеше күтәрә торганнарын да берүзе күтәргән. Хәтта ат астына кереп аны да күтәрә алган. Әтисенең корсагына утын куеп ярганнарын да яхшы хәтерли Мөдәррис Афзалов.
Мөдәрис ага хәзерге тормышыннан бик канәгать.
Аның хәзер ике кызы, ике оныгы һәм ике оныкчыгы бар. Элек балалар табибы булып эшләгән хатыны белән лаеклы ялда булып, балаларының уңышларына куанып яшиләр. «Хәзер тормыш әйбәт, кисәң - киеме, ашасаң теләгәне бар, - ди ул. - Заводта да онытмыйлар. Бәйрәмнәргә чакырып торалар, үзләре дә килеп котлый».
Авыр сугыш еллары да, җаваплы хезмәт чоры да артта калган, хәзер барысына шатланып, исән-сау булып, тыныч тормышта яшәргә генә кирәк. «Катюша»лы сугышлар гына кабатланмасын», - ди олуг ветеран.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: