Яшел Үзән

Каш ясыйм дип, күз чыгару түгелме? (2нче кисәк)

Татар Исламына гашыйк булу өчен, анда бер тапкыр булу җитә. Кемнәр барып күргән - алар минем белән килешми калмаслар. Утырган урыны турында әйтмим дә инде, кешеләре үз тырышлыгы белән булдырган матурлык та бар әле анда. Кулына бер кочак папка тоткан ир-ат үзен Мансур Гыймранов дип таныштырды.

Шушы авыл өчен җан атып йөрүче кеше булып чык­ты ул. Авыл эчендәге калкулыкка бурадан мәчет салынган, янындагы чишмә төзекләндерелеп, су алырга, кер чайкарга бик уңай итеп ясалган (без булган арада гына да өч хатын кер чайкарга өлгерде) һәм шунда ук таш белән тышлап ясалган берсе кечерәк, икенчесе шактый зур ике күл (бассейн) - балаларның җәй буе рәхәтләнеп су кереп ял итү урыны. Юлның икенче ягындагы бер өйне музей иткәннәр: чыбык читәне, салам түбәле җилкапкасы, әйтерсең, борынгы заманнарга алып китә... Искитмәле матурлык!
- Мансур, авылдагы бу эшләргә сезне нәрсә этәрде? Вакытыгыз күпме әллә байлыгыгызны кая куярга белмисезме? - дигән соравымнан ул башта көлде рәхәтләнеп, аннары:
- Минем әни бу авылныкы. Балачактан ук дәү әни янына еш кайта идек. Үскәч аңлыйсың икән, бернинди курортлар да кирәк түгел, кайт та ял ит рәхәтләнеп шушында! Биредә бу гүзәллекне булдырырга «Яшел Үзән районы якташлыгы» һәм авыл халкы да зур өлеш кертте. Ә минем әле бу эшләргә дип алган кредитымны тагын 3 ел түлисем калды.
- ...?
- Әйе, әйе. Шуңадыр инде миңа «чокнутый» дип кушамат та тактылар. Болары мөһим түгел, хәзер менә шул булганны саклап каласы иде. Менә карагыз әле (ул юл төзегәнче ясалган фоторәсемнәрне җәеп салды): юл салганчы күренеш нинди иде дә, ә хәзер ничек?! Күпме хезмәт, тырышлык юкка чыга бит! - диде ул борчылып.
Чынлап та, музей-йорт каршында торган экспонат-арба инде юк, чөнки ул ком астында калыр иде, алып куйганнар; мәчеткә керер өчен сазлык кичәргә кирәк (күтәртелгән юл яңгыр суларына киртә булып, буып куя); ә җәй буе күрше авыл балалары да килеп су коенган күл түбәнәйгән һәм аңа юлдагы пычрак ага. Хәзерге вакытта күл буш. «Нигә суы юк?» - дигән сорауга Мансур: «Мин бу хәлләр белән бәйле рәвештә бойкот игълан иттем, шуңа суын агыздым, чөнки ул барыбер су керерлек түгел», - дип җавап бирде.
Бу җыенга төзелә башлаган юлның проектын әзерләгән белгечләр дә килергә тиеш иде, әмма алар урынына «Каздорстрой»ның соподрядчигы булган «Нурлат ДРСУ» оешмасының баш инженеры Руслан Шәрәфетдинов­ка «кызган» авыл халкының күптөрле сорау һәм гаепләүләренә батырларча җавап тотарга туры килде. Яшел Үзән муниципаль район башлыгының беренче урынбасары, авыл җирлекләренең яраткан җитәкчесе Фоат Шәмсиев тә бу проб­лемалардан берничек тә читтә кала алмаган, әлбәттә. Килде дә, биш минут эчендә катгый карарын да чыгарып куйды:
- Юлны төзегәндә технологияләрне саклау өчен өяргә түгел, ә казырга иде, - диде, Русланга мөрәҗәгать итеп.
- Без казып карадык, бер метр тирәнлектән үк газ торбалары үтә, аларга басым белән, һичшиксез, зыян киләчәк иде, - дип аңлатты баш инженер.
- Юлны табигый сөзәклегенә кадәр үзгәртергә, ике торбаны да төшерер­гә. Мин сезгә мондагы кешеләрнең хезмәтләрен юкка чыгарырга юл куймыйм! Әҗәл мисалы кабатланмаска тиеш! Бу мәсьәлә буенча, һичшиксез, проектировщиклар белән очрашырга кирәк, - дип, сүзен тәмамлады җитәкче.
Әлбәттә, ярты эше эшләнгән юлны яңадан табигый хәленә кайтару идея­се исламлыларга ошаса да, каздорстройлыларның күңелләренә бер дә хуш килмәгәндер. Шуңа аларның «юл да булсын сезгә, барыгызга да яраклы да булсын», дигән ризасызлыкларына каршы авыл халкы: «Безгә юл авыл кергәнче генә кирәк иде, авыл эчендә түгел. Таш юлыбыздан канәгать идек без», - диештеләр.
Авыл халкын, бигрәк тә Мансурны борчыган тагын бер сорау бар: юлның якын булуыннан Касыйм чишмәсе зыян күрмәсме? (Белгәнегезчә, Татар Исламыннан ерак түгел изге чишмә бар. Ул Яшел Үзән районының истәлекле урыннары буенча оештырылган турист­лар маршрутына кертелгән).
- Касыйм чишмәсе белән барысы да тәртиптә, юл аңа бернинди дә зыян китерерлек түгел, - дип тынычландырды Фоат Шәмсиев.
Урамына килеп кермичә, биредә авыл бар, дип уйламыйсың да, чөнки ул түбәнлектә, зур ябалдашлы агачларның яшел кочагында яшеренеп утыра. Бер урамга сыйган Татар Исламының кешеләре бердәмлекләре, торган урыннарының төзеклеген, матурлыгын саклап калу өчен күтәрелүләре белән ихтыярсыздан күңелләрдә соклану һәм ихтирам уяттылар. Хөрмәтле юл төзүчеләр дә аларның теләкләренә, җитәкчеләрнең әйткән катгый сүзләренә колак салырлар, дип ышанасы килә. Бу җыелыштан соң әлеге проблемаларга башка күз белән карамый калмаслар, мөгаен. Ул бит әле ничек кирәк алай эшне башкарып китү генә түгел, биредә яшәүче абый-апалардан рәхмәт сүзләре урынына, гомер буе рәнҗүләрен беркемнең дә үз өстенә аласы килмидер. Без дә, үз чиратыбыз­да, әлеге юл төзелешен күз уңыннан ычкындырмаска тырышырбыз.

Гөлнара ВӘЛИЕВА,

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: