Яшел Үзән

Карурманда... Кешедән саклан!

Балыкка йөрүнең тагын бер кызыклы ягы бар: яңа кешеләр белән дә танышасың анда. Берсендә шулай гомере хәрби хезмәттә узган Әнвәр абый белән таныштым. Кайда гына хезмәт итмәгән ул! Элекке Советлар Союзын аркылыга-буйга иңләгән. Шуңа микән инде, табигатьне бик ярата. Билгеле, лаеклы ялга чыккач та шәһәр фатирында гына ята алмый, балыкка...

Балыкка йөрүнең тагын бер кызыклы ягы бар: яңа кешеләр белән дә танышасың анда. Берсендә шулай гомере хәрби хезмәттә узган Әнвәр абый белән таныштым. Кайда гына хезмәт итмәгән ул! Элекке Советлар Союзын аркылыга-буйга иңләгән. Шуңа микән инде, табигатьне бик ярата. Билгеле, лаеклы ялга чыккач та шәһәр фатирында гына ята алмый, балыкка йөреп күңелен тынычландыра ул. Аның да бер хикәятен китерәсе килә биредә.
- Хәзерге замана тыныч түгел дибез. Аталар, шартлаталар... - дип сөйләп китте Әнвәр абый, шулай бер учак янында утырганда. Ул балык тотып алгач, яр буенда учак ягып утырырга ярата иде. - Мин хәрби училищены тәмамлагач, Себердә, Красноярски ягында хезмәт иттем. Шәһәрдә түгел, билгеле, тайга эчендә. Анда төп елга - Енисей. Бездән шактый гына ерак булса да, ял көннәрендә шунда йөрибез. Күбебез яшь офицер бит әле. Берсендә, яллар алып Енисей буйлап югары мендек. Юлдашларым бу юлы өлкәннәр иде. Турысын әйткәндә, аларга мин иярдем. Бу яклар минем өчен гел яңа як бит, бик кызыга идем андагы су буйларын күрергә. Моторлы көймәдә байтак йөздек. Гел кеше тимәгән кыргый якларга җиттек. Енисейның бер кушымтасы янында тукталдык та, моторны күтәртеп көймәне шул кечкенә елга буйлап өстерәдек. Елга үзе тар булса да, тизлеге зур, шаулап аккан суы салкын үзенең. Елга кискен борылыш ясаган бер җирдә, уңайлы урын табып, туктарга булдык. Шунда палатка корып куйдык. Техника тавышы да, кеше тавышы да юк - бары урман кошларының сайрашулары һәм су аккан тавыш кына ишетелә иде. Кыргый табигатьтә үзенә бер төрле ләззәт аласың бит ул. Анда да шулай. Мин балык тоттым, ә иптәшләрем урманга ауга кереп китәләр иде. Шул елганың борылыш ясаган урынына йөрдем. Ике төрле балык эләкте: Хариус һәм Чуртан. Их аларның чиртүләре! Бернинди җимсез каптыра идем. Аны сөйли калсаң... Шулай да сүзем бу юлы тыныч яшәү турында бит әле. Союз чәчәк аткан еллар, кеше арасында киеренкелек юк иде. Берсендә, иртән чәй кайнатып учак янында ашап-эчеп утырабыз. Кисәк кенә каршымда утырган иптәшем, сүзеннән өзелеп, ашаудан туктады. Ни булды дип сорарга да өлгермәдем - йомырысын куйды да, әкрен генә кулын читкә суза башлады. Анда утын чаба торган балтабыз тора иде. Шулчак минем артымда: «Тукта!» дип боерган тавыш ишетелде. Иптәшем кулын кире алды. Шул гына булды - алда да артта да мылтык тоткан кешеләр күренде. Теге боерык, әйтерсең, аларга хәбәр иде. Алар безгә селкенмәскә кушып якыная башладылар. Бишме-алтымы, хәзер төгәл генә хәтерләмим инде, мылтык тоткан ир-ат безгә төбәлеп карап тора башлады. Шулкадәрле мылтык төбәлгәч, бер нишләп булмый. Берсе безнең палатканы, тирә-якны карап чыкты, аннары үзенең иптәшләренә берни дә тапмавын ишарәләде. Отбой боерыгы әйтелгәндәй мылтыклар аска төшерелде. Учак янында тәмәке тартканда сөйләшеп аңлаштык. Алар Енисей буенда, бездән өстәрәк, яши икән. Карурман эчендәге елга буйларында алтын эзләүче бригада булып чыкты алар. Бездән өстәрәк, Енисей култыгында ятьмә куя торган булганнар, шуннан балыклары югала башлаган боларның. Ә кичә ятьмәләрен дә алып киткәннәр - шуны эзләп ауга чыгулары икән... Ауга чыкканнар дип әйтүем - шаярту түгел. Әгәр ятьмәләрегезне бездә тапсагыз, нишләр идегез, дип сораган идек тә, «Сезне мылтыктан атып дөмектерер идек тә, елгага ташлар идек. Енисей бик тирән - эзегез дә калмас иде. Карурманда эзли дә алмыйлар, аны үзегез дә аңлагансыздыр инде!» - диделәр. Мылтык тоткан алтын эзләүчеләр, әйтәм бит, шаяртмыйлар иде. Кеше йөрми торган тыныч карурманда менә шундый хәлгә юлыктык без. Гадәттә карурманда ерткыч аюдан куркырга киңәш итәләр. Ә менә өлкәнрәкләр исә, карурманда кешедән сак булырга кушалар. Кемнәр генә йөрмәс тә, кемнәр генә очрамас анда. Менә бит бу кораллыларның үзләрен дә талап киткәннәр...
Илься Салихҗан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: