Яшел Үзән

Картлыкны кичектерүче продуктлар

Кәбестә – барлык төре дә күз күремен, сөяк тукымасын һәм аң зирәклеген саклый.

  1.  Өрек – кандагы холестерин дәрәҗәсен төшерүче һәм йөрәкне саклаучы каротиноидларга бай. Шулай ук ул тире, чәч, теш камашы һәм бизләргә дә бик файдалы.
  2.  Җиләкләр – ирекле радикалларга сәламәт күзәнәкләрне җәрәхәтләргә юл куймаучы антиоксидантлар байлыгы буенча чемпион.
  3.  Зәйтүн мае – тиренең балкып торуына шартлар тудыручы омега – 3 май кислотасының иң шәп чыганагы.
  4.  Сөләйман балыгы (лосось ите) – эчке ялкынсынуны басучы астаксантин һәм тире яшьлеген саклаучы антиоксидантларга бай.
  5.  Помидор – аңарда тирене кояш радиациясеннән саклап җыерчыклар барлыкка килүне тоткарлаучы ликопен бар.
  6.  Бадәм (миндаль) – тире, чәч һәм тырнак өчен бик тә кирәкле булган иң тәмле Е витамины чыганакларының берсе.
  7.  Авокадо – оптималь кислота-селте балансын саклый һәм Е витамины белән омега – 3 кислотасына бай.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: