Яшел Үзән

Карлыганнар

Кара карлыган куакларына күз салыгыз әле: аларда таҗлары әшәке-кызыл төстәге нәзек һәм укмашкан чәчәкләр күренмиме икән? Бу калган куаклар өчен бик куркыныч һәм йогышлы авыру (русчасы – махровость). Мондый куакны, әлеге чәчәкләр бер генә ботагында булса да, төпләп алып яндырырга кирәк.

Кызыл карлыганга еш кына кызыл бет (красногалловая тля) һөҗүм итә. Ул яфракның эченә кереп, йомшагын ашый. Аның тизәкләре яфракларны агулый һәм алар күпереп торган кызыл төскә керә. Нәрсә дә булса сиптереп, алардан котылу бик авыр, чөнки бет яфракның эчендә. Бары тик яфракларны аскы яктан содалы су белән (10 литр суга 3 аш кашыгы аш яки кальцийландырылган сода) коендырсагыз гына. Бет яфрак эченә аскы ягыннан керә. Аның тиресе бик тә нәзек һәм яфрак эченә кереп өлгермәгәннәрен сода пешереп үтерәчәк. 
Май урталарында яшелчә бетләре генә түгел, пыялач күбәләкләр (стеклянница) дә оча. Шуңа күрә бу вакытта кара карлыган куакларын чүп үләннәре төнәтмәсе белән коендырып, корткычларны куркытыгыз.

Кырмыскалардан ничек котылырга
Әгәр дә карлыганнар чәчәк аткан, әмма җимешкә яралмаган икән, бу кырмыскалар эше. Куак­лар төбенә керосинга батырылган чүпрәк куегыз, тик зинһар, җиргә сибә күрмәгез. Кырмыскалар һәм башка бөҗәкләр аның исен яратмый һәм алар бу урыннан китәчәк.
Әгәр дә карлыган куагы төбендә кырмыскалар бик күп кайнаша икән, өслектәге 2 см җирне алып карагыз, мөгаен алар анда күкәй салгандыр. Махсус препаратлар белән эшкәртегез. Кырмыскалар һәм күкәйләр үләчәк, ә карлыганга зыян килмәс, чөнки аларның куркынычлыгы аш содасы яки марганцовка дәрәҗәсендә генә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: