Яшел Үзән

Карьера бәхет бирми икән...

Үземнең моңсу тормыш тарихы турында сөйлисем килеп, кулыма каләм алдым. Бәлки күпләрегезне, кая баруы, нәрсәгә омтылуы турында уйланырга мәҗбүр итәр. Бигрәк тә ул яшь карьеристкаларга кагыла...

Рәмис белән институтта укыганда таныштык. Дөрес­рәге, ул вакытта мин югары уку йортында укый, ә ул инде эшли иде. Озын буйлы, кара-коңгырт чәчле, кара зур күзле бу егет мине шунда ук үзенә җәлеп итте, тик мин аңа белгертмәдем - горур идем. Ул да мине ошаткан икән, тик яныма килергә кыюлыгы җитмәгән. Аралаша башладык. Акчасы күп булмаса да яныма беркайчан да бүләксез килмәде. Рәмис мине бөтен йөрәге белән яратты. Миңа 19, аңа - 28 яшь. Әлбәттә, ул инде күпне күргән, ә мин яшь кыз һәм миңа аның белән бик кызыклы иде. Ул минем тормышым турында сораша, үзе турында сөйли һәм һәр көн «ашадыңмы, җылы киендеңме» дип сорый. Шундый игътибар миңа да ошый, шуның өстенә ул бик чибәр дә бит әле! Көнләшүчеләр дә җитәрлек булды.
Бер юлы, сөйләшеп утырганда, үзенең әле беркайчан да болай яратмаганы турында әйтте. Күз алдына китерегез, япь-яшь кыз өчен барына да әзер утызга якынлашучы егет асылы... Тик мин карьера белән җенләнгән идем шул... Укуымны тәмамлап юридик хезмәт күрсәтү бюросы ачып, югары үрләр яулыйсым килде. Әлбәттә, ул вакытта туй минем планга керми иде. Ә Рәмис ешрак гаилә, балалар турында хыялланды һәм мондый сөйләшүләр минем эчемне пошыра башлады. Мин гаиләгә дә, балаларга да каршы түгел анысы, тик хәзер түгел, соңрак...
Бер матур кичтә ул мине ресторанга чакырды. Өстәл артында утырганда кесәсеннән матур кап чыгарып: «Син миңа кияүгә чыгасыңмы?» - дип сорады. Шул мизгелдә минем бөтен дөньям челпәрәмә килде. Миңа, унтугыз яшьлек кызга, бар да көтмәгәндә, бар да бик тиз кебек тоелды һәм мин моңа әзер түгел идем. Башымны як- якка чайкап сикереп тордым да чыгып йөгердем. Рәмис минем арттан кумады, бу аңлашыла да, мин аны күпме кеше алдында түбәнсеттем...
Өйдә, шок хәленнән чыгып, күз яшьләремне сөртеп уйлана башладым. Гаилә... Юк, минем әле тормышка чыгасым килми! Аннары балалар туачак... Үземнең эшемне ачарга вакытым булмаячак... Юк! Гаиләң булдымы, карьераң бетте дигән сүз.
Рәмис башка килмәс тә, шалтыратмас та, дип уйлаган идем. Күрәсең безнең мөнәсәбәтләр аның өчен бик мөһим булгандыр, шалтыратты да, язды да, подъезд төбендә дә саклап торды. Өйләнешүнең бернинди начар ягы булмавына күпме генә төшендерергә тырышса да, мин аннан уттан курыккан кебек качтым, чөнки гаиләнең минем карьерамны юк итәчәгенә иманым камил иде. Шуларны уйлап, Рәмискә, мин сине яратмыйм, дидем. Һәм бөтенләйгә хушлаштым. Аны яратмавымны төрле юллар, аңа карата мөнәсәбәтем белән күрсәтергә тырыштым (ә чынлыкта ярата идем!). Барысы да бетте...
Ун ел вакыт үтте, миңа 29. Җитәкче урынбасары кәнәфиенә кадәр үстем. Рәмистән соң беркемне дә якын итә алмадым, барысын да аның белән чагыштырдым тик аңа охшаган башка кеше юк бугай...
Менә күптән түгел көтмәгәндә аны урамда очраттым (минем белән очрашмас өчен ул шәһәрдән киткән иде). Сөйләшеп киттек. Өйләнгән һәм тиздән баласы туарга тиеш икән...
- Мин сине озак оныта алмадым. Озак көттем. Дөресен генә әйткәндә бүтән алай ярата да алмам... Минем хәзер хатыным бар, кызым туа­чак һәм мин һәрвакыт алар белән калачакмын, - диде ул, миңа өметләнергә урын калмаслык итеп.
Ә мин шулай буласына бер тамчы шикләнмәдем дә, аның тәрбиялелеге белән башкача булуы мөмкин дә түгел.
- Минем дә бар да әйбәт, - дип ялганладым, күңелемдәге хисләрдән шартлар дәрәҗәгә җитсәм дә.
Эшкә барам, офиска керәм, тик биредә мине берни дә куандырмый шул инде. Тормышка ашкан планнарымның хәзер кирәге дә юк кебек. Вакыт-вакыт бүре булып улыйсым килә: әлеге асыл ир затыннан минем балаларым була ала иде бит. Хәзер өемә кайтып кергәндә аларның яңгыратып көлгән авазлары каршы алыр, яраткан ирем көтеп торыр иде. Тик алар урынында - бер күч кирәкмәгән кәгазьләр һәм кайчандыр минем тормышымны гарип­ләндергән ахмак хыялым турында уйланулар...
Кызлар, мин бу хатымны сезгә гыйбрәт булсын дип яздым. Гаилә учагын бернинди югары үрләр дә алыштыра алмый икән, ышаныгыз. Ә карьера үсеше башта гына шатлык китерә, аннары үкенече генә торып кала. Бәхетегезне югалтмагыз.
Сәлам белән, Рәмзия.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 23 октября 2017 в 14:24
    Защити себя!
  • Сез үз тормышыгыз белән канәгатьме?
    Проголосовало 56 человек
  • Яшел Үзән пассажир автотранспорт предприятиясендә ничек бәйрәм иттеләр?
  • Авыр атлетлар кабат Яшел Үзәндә
  • Бакырчыда каз өмәсе
  • Яшел Үзән полициясе бәйрәм итте (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • Газовикларның риск зонасына васильеволылар да эләгә
  • Безнең кораблар Гарәп диңгезен иңли башлады
  • Маякта йозлэгэн казый жыелды. Нэрсэ булган???
  • МЕТЕОРда балалар өчен оештырылган ярыш
  • Юныс Сафиуллин белән очрашу кичәсе
  • 12 декабря 2017 в 14:51
    Прогресс – табигать законы
    Һәр яшел үзәнлене эш урынына һәм өйгә, поликлиника яки мәктәпкә, азык-төлек базарына, йә булмаса поездга вакытында алып барып җиткерү өчен иртә таңнан торып, төнгә кадәр эшләү – Яшел Үзән пассажир автотранспорты предприятиесе хезмәткәренең бурычы. Мактаулы юбилей көннәрендә, күңел бәйрәм сорый.
    81
    0
    1
  • 1 ноября 2017 в 10:53
    БЕЗ СЕЗНЕ КӨТӘБЕЗ! Белдерүләрегезне 5-67-02 телефоны аша яки Гоголь ур, 23а йортына килеп калдыра аласыз.
  • 10 декабря 2017 в 10:09
    Яшел Үзән сандугачы «Татар моңы» җиңүчесе Казанда «Пирамида» күңел ачу үзәгенең концертлар залында IX «Татар моңы» халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсының гала-концерты зур күтәренкелек белән узды. Татар моңын, татар җырын яратучылар белән зал шыгрым тулы иде.
    153
    0
    1
  • 11 декабря 2017 в 11:36
    Айдар Галимов кызы Айгизәнең җырлавына ник каршы? Айгизәнең инстаграмдагы аккаунтына язылучылар, аның киенүе, җырлавы Риананыкын хәтерләткәнен белә. Чит илдә болай киенү нормаль күренеш булса, татар-башкорт мохитендә моны аңламаучылар да бар.
    132
    0
    0
  • 10 декабря 2017 в 13:09
    Язылмыйча булдыра алмый, ничә яшьтә булса да Хөрмәтле «Яшел Үзән» редакциясе! Сезгә Вәсилә Шакирова исеменнән аның кызы яза.
    125
    0
    0
  • 12 декабря 2017 в 09:58
    Россиядә беренче һәм икенче балага түләнгән айлык акчаның күләме билгеле булды Белгород өлкәсендә аның күләме – иң түбән, ә Чукотка автономияле округында иң югары булачак, диде хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин.
    108
    0
    0
  • 11 декабря 2017 в 10:41
    Татарстанда җылыта Синоптиклар фаразынча, иртәгә, 12 декабрьдә иртән Татарстанда һава температурасы -7 градус булачак.
    82
    0
    0
  • 12 декабря 2017 в 14:51
    Прогресс – табигать законы Һәр яшел үзәнлене эш урынына һәм өйгә, поликлиника яки мәктәпкә, азык-төлек базарына, йә булмаса поездга вакытында алып барып җиткерү өчен иртә таңнан торып, төнгә кадәр эшләү – Яшел Үзән пассажир автотранспорты предприятиесе хезмәткәренең бурычы. Мактаулы юбилей көннәрендә, күңел бәйрәм сорый.
    81
    0
    1
  • 12 декабря 2017 в 15:49
    Мактаулы исем Авыл хуҗалыгы производствосында күпьеллык намуслы хезмәте өчен
    70
    0
    0
  • 10 декабря 2017 в 14:42
    Картлыкны кичектерүче продуктлар Кәбестә – барлык төре дә күз күремен, сөяк тукымасын һәм аң зирәклеген саклый.
    69
    0
    0