Яшел Үзән

Карамалы Тауда – яңа парк

Карамалы Тауда Парк һәм скверлар елы уңаеннан тагын бер ял итү урыны ачылды. Соңгы 3-4 елда бистәдә күңелле үзгәрешләр шөкер күп булды: яңа мәдәният йорты, спорт мәйданчыгы, «Казан каймасы» исәлек билгесе төзелгән иде. Һәм менә янә шатлыклы хәбәр - тимер юл ядкәре булган мәһабәт паровоз белән чып-чын парк барлыкка килде.

XIX гасыр ахыры... Карамалы Тау станциясендә беренче паровоз тавышы моннан 121 ел элек яңгырый. Казан - Яшел Үзән - Карамалы Тау тимер юл тармагы барлыкка килгәнче казанлылар Мәскәүгә 5-6 көн дәвамында барырга мәҗбүр була. Замана белән тизлек тә үзгәрә. Тарихка күз салганбыз икән, паровоз-Л 1945 елда эшләнгән, иң зур совет магис­траль йөк төяүче паровозларның берсе ул. Аны нәкъ менә 1945-1955 елларда чыгарганнар. Аңа яратып «Лебедянка» яисә «Лебедь» дип исем кушалар, ул сәгатенә 80 чакрым тизлек белән йөри. Карамалы Тауда истәлек итеп урнашкан паровоз Л-4519, аны проектлаучы баш конструктор Л.С.Лебедянский хөрмәтенә шулай дип аталган, 1952 елда конвейердан төшкән һәм Горький тимер юлында хезмәт иткән. Соңгы вакытта Киров өлкәсендәге Лянгасово станциясендә сакланган. Аны иң әүвәл Юдинога алып кайталар, соңрак Карамалы Тау станциясенә маневрлы поезд белән китерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: