Яшел Үзән

Канлы аңлашу

Васильевоның Мәктәп урамындагы автобус тукталышында ир мәетен тапканнар.

Тикшерү башланган һәм менә нинди факт ачыкланган: 41 яшьлек хатын-кыз белән аның элеккеге ире - 46 яшьлек ир арасында ызгыш чыккан булган. Мондый аңлашулар гадәттә тыныч кына хәл ителми, бу очракта да эш салкын коралга кадәр барып җиткән. Хатын үзен-үзе яклау өчен ирнең кулыннан пычакны тартып ала алган һәм һөҗүм ясаучының үзенең аркасына ике тапкыр кадаган. Нәтиҗәдә ир урамда тукталышта алган җәрәхәтеннән егылып үлгән.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: