Яшел Үзән

Каникул гөрли: кая барырга?

Хәзерге мәгариф системасы белән, каникулны укучылардан бигрәк әти-әниләр көтәдер, мөгаен. Ниһаять, җәйге каникул җитте.

Уку елы тәмам, әмма өч ай дәвамында балаңны кайда ял иттерергә, вакытын ничек файдалы итеп уздырырга соң? Әлбәттә, әби-бабасы булган оныклар бәхетле, ике дә уйламый авылга юл тота һәм әти-әниләрнең дә күңеле тыныч. Ә мондый мөмкинлеге булмаганнарга нишләргә? 

Быел Яшел Үзән муниципаль районында балалар һәм яшьләрнең ялын җәйге чорда оештыру өч юнәлештә үткәрелә. Аның беренчесенә шәһәр янында балаларны сәламәтләндерү, мәктәп яны һәм палаталы лагерьлар керә. Икенче юнәлештә, өстәмә белем бирү муниципаль учреждениеләрендә балалар мәйданчыклары эшләү (4тән 16 яшькә кадәрге 10 000 баланы сыйдыра ала) каралган. Өченчесе буенча яшүсмерләрне һәм яшьләрне эшкә урнаштыру. Һәм ТР Министрлар кабинеты карары белән җәйге ялны оештыру максатына безнең районга бюджеттан 26 млн. 301 мең сум субсидия бирелгән. Бу 5390 юллама дигән сүз. Әлеге саннарны шәһәр һәм район сессиясендә район Башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Денис Лулаков җиткерде. Балалар инде Муса Җәлил исемендәге, «Горьковец», «Березка», «Родничок», «Пламя» сәламәтләндерү лагерьларында, «Васильевский» һәм «Сосновый Бор» шифаханәләре территориясендәге лагерьда ял итә. Шулай ук, 1 июньдә башланган мәктәп яны лагерьлары да тиздән эшен төгәллиячәк. 
Яшүсмерләрнең каникулда ял итеп кенә түгел, ә хезмәт итеп, азрак булса да акча эшләп аласы килә. Шуңа да шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары укучыларны эшкә кабул итте. Яшел Үзәннең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгеннән алынган мәгълүматлар буенча, каникул чорында 731 кеше, шул исәптән  441 – шәһәрдә, 290 – районда эшкә урнашкан.  
Авыр шартларда яшәүче һәм социаль яктан куркыныч гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр ТР Яшьләр эшләре буенча министрлыктан дәвалау-курорт шифаханәләренә 181, 21 көнгә җәйге сәламәтләндерү лагерьларына 140 һәм 24 көнгә сәламәтләндерү шифаханәләренә 40 юллама бирелә. 
Балаларыбыз кайда гына ял итсә дә, шәһәр читендәге лагерьдамы, әллә диңгез ярындамы, киң болыннарга, елга-күлләргә бай булган авылдамы, ул һәрвакыт безнең – өлкәннәрнең игътибарын таләп итә. Һәрбарчабызның да ялы сагынып сөйләрлек хатирәләргә бай, хәвеф-хәтәрсез узсын иде. 
 

Фото: архив/Гөлнара Вәлиева

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: