Яшел Үзән

Калфак киюнең мәгънәсе тирәндә

«Ак калфак» татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасының Яшел Үзән районы бүлеге Бөтендөнья татар конгрессының җирле оешмасы белән берлектә киңәйтелгән бюро утырышын уздырды.

Көн тәртибенә башкарылган эшләргә йомгак ясау һәм алдагыларын планлаштыру куелган иде. Планлы эш кенә нәтиҗәсен күрсәтәчәк. Дөрес, әлеге оешманың авыллардагы филиаллары бөтен җирдә дә бертөрле актив эшчәнлек алып бармаса да, хәзер барысы да тәртипкә салына, һәр җирлектә җаваплы кешеләр билгеләнгән инде.

Алар хәзер үзара тәҗрибә уртак лашып, үз юлларын табарга, һәр җирлекнең үз «изюминкасын» булдырырга тиеш. Ә андыйлар авылларда да, шәһәрдә дә бар. Әйтик, Олы Ачасыр авылында Тәскирә Шәйхуллина, Норлатта Роза Яһудина төрле чаралар уйлап чыгарып, һаман эзләнүдә булуларын дәвам итә. Шулай ук, шәһәрдә балалар бакчаларында, 5нче татар гимназиясендә дә һәр чараны балалар белән дә, әти-әниләрне дә җәлеп итеп уздыралар. Прогимназия, мәсәлән, республика күләмендә дә чаралар үткәрүне традициягә керткән. Кайбер эшләргә быел пандемия комачау ласа да, идеяләргә киртә юк. Киресенчә, таләпләр генә көчәя. Моны «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының Яшел Үзән бүлеге җитәкчесе Гөлинә Саттарова билгеләп узды.

– Эшләрегезне план корудан башлап җибәрегез, – диде ул. – Районда һәм шәһәрдә халыкның гореф-гадәтләрен кире кайтаруга юнәлтелгән бик күп чаралар уздырыла. Һәм бу эшне дәвам итәргә, арттыра барырга кирәк. Бездә «показуха» юк, ә «изюминка» бар. Мәктәпләр, музейлар, клублар, авыл Советы белән бергә эшләргә тырышыгыз. Үз яныгызга, ягъни оешма әгъзалары буларак укытучыларны, мәдәният хезмәткәрләрен тупларга, актив булдырырга кирәк. Ул вакытта эшләве җиңелрәк булачак.

Аңлашылганча, «Ак калфак» оешмасы үсеп килүче буында милли үзаң формалаштыру, милли мәдәниятне һәм күпьеллык кыйммәтләрне торгызу, саклау һәм үстерү, туган телгә ихтирамны арттыру, татар мәктәпләренә һәм гимназияләренә ярдәм итү, милләтебезнең кием атрибутикаларын тегү-чигү һәм милли ризыклар әзерләү буенча мастер-класслар оештыру, шулай ук ана, бала һәм ата хокукларын яклау буенча закон актларын әзерләүдә катнашу кебек эшләр башкара да инде. Гөлинә Саттарова да нәкъ шуларга басым ясады. Бу эшләрне һәр җирлектә үзенчәлекле итеп, яшәүчеләрнең гореф-гадәтләренә яраклаштырып оештырырга була. Утырышка җыелган шушы актив хатын-кызларны халыкны җанландырып, күңелләрен күтәреп, үз артларыннан ияртерлек шәхесләр дип әйтергә урын бар. Моны аларның хисап тоткан эшләреннән аңларга мөмкин. Һәркайсы бу көнгә матур планнар корган.

Кемдер урам бәйрәмнәре, «Аулак өй»ләр, «Әниемнең күңел сандыгы», «Аналарга мәдхия», «Алтын көзләргә кереп барабыз», «Татар гаиләсе», «Әтиләр конференция се» кебек чаралар оештыра, кемдер буыннар элемтәсе юнәлешен алган, кайдадыр төрле һөнәр ияләре белән эшлиләр, балалар бакчаларында да әти-әниләр өчен мастер-класслар ачалар, төрле түгәрәкләр, шул исәптән намаз укучылар түгәрәкләре алып баручылар да бар. Уйлап карасаң, эшчәнлек мәйданы киң, идеяләр күп, планнар зур, эшләргә теләүчеләр җитәрлек.
Шушы түгәрәк өстәл артында җылы аралашу вакытында милләт темасы, тел проблемасы һәм бүгенге көндә борчу уяткан башка мәсьәләләр каралды.

– Тел мәсьәләсе катлаулы этапка керде, – диде утырышта сүз алган Татар конгрессының җирле бүлеге җитәкчесе Әлфия Мирхәйдәрова. –Конгрессның үзендә дә, Президент каршында да телләр буенча 2 комиссия эшләп килә. Аларның кайбер утырышларына безне дә чакыралар. Чөнки халыкның ничек һәм нәрсә белән яшәвен без күбрәк күрәбез һәм беләбез. Телләр буенча эшләрне без матур итеп алып бармасак, калфак киюнең мәгънәсе булмаячак. Тарихи традицияләрне хөрмәтләү, гореф-гадәтләрне саклау, үстерү – безнең бурыч. Бергә эшләргә язсын, бердәм булыйк!

Әлфия Мирхәйдәрова «Ак кал фак»лыларга чит төбәкләр белән дә элемтәгә кереп эшләргә, аралашырга мөмкин булуын белдерде. Мәсәлән, Санкт-Петербург, Мәскәү белән элем тәгә керергә була. Алар үзләре дә бик теләп кабул итәчәкләр.

Чит төбәкләр белән аралашуга килгәндә, мәсәлән, шәһәрнең 5нче гимназиясендә Курган өлкәсе белән тыгыз хезмәттәшлек итәләр.
Татар хатын-кызларының авыллардагы «Ак калфак» оешмалары активлыгы белән милли гореф-гадәтләрне саклау буенча бик күп чаралар уздырырга була. Монда менә шулай җыелып сөйләшү – сөйләшү генә булып калмаячагы турында «Ак калфак»лыларның алга таба корган планнары аша белергә мөмкин булды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: