Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә дәүләт автоинспекциясенең сайтларына да еш керергә тәкъдим итә.
Чөнки административ хокук бозулар булып, штрафларның вакытында түләнмичә калуы мөмкин. Аның сайтлары: www.gibdd.ru, www.gosuslugi.ru, www.uslugi.tatarstan.ru.
Аның тагын бер уңайлы юлы бар: «Автоплатеж» хезмәтенә тоташу. Бу очракта бөтен карарлар электрон почтага киләчәк.
Штрафларны вакытында кредит учреждениеләрендә УИН номеры буенча түләргә кирәк. Транспорт чарасында йөргәндә штрафларны түләгән квитанцияне үзең белән йөртергә киңәш итә автоинспекция.