Яшел Үзән

Кабул итү көне

13 ноябрьдә Яшел Үзәндә социаль яклау бүлеге тарафыннан балигъ булмаган балаларына әти-әниләре алимент түләүдән читләшкән гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү буенча гражданнарны Бердәм кабул итү көне оештырыла.

Кабул итүдә муниципаль район җитәкчелеге, суд приставлары хезмәте, прокуратура, мәшгульлек үзәге, “Рәхәт” социаль хезмәт күрсәтү үзәге катнаша. Кабул итү 14.00 сәгатьтә Карл Маркс урамында, 57В йорты, 6 кабинет (социаль яклау бүлеге). Алдан язылып куярга теләүчеләр өчен телефон: 4-16-62, 4-22-97.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: