Яшел Үзән

Изгелек таратучы авылдашым

Иртәнге тынлыкны бозып, колакны ярган трактор тавышын ишетеп, урам малайлары шул якка йөгерде. Авыл янәшәсендәге бушлыкны, әле шушы көннәрдә генә балалар уйнап йөргән яшел чирәм каплаган. Уйсулыкны, экскаватор белән казырга керешкәннәр икән.

Җир казучы машина, чүмеченә эләктергән берен, якындагы трактор арбасына сала бара. Шул чак, эшчеләр, ниндидер ят әйбер күреп туктап калдылар да, әйбәтләп карый башладылар. Рус милләтеннән булганы, кулына кеше башы сөягенә охшаган табылдыкны алгач, әллә сискәнеп китте, тизрәк иптәшенә сузды. Әлеге күренешне иптәшләре белән карап торган Илгиз дә күрде. 
– Мин әле ул вакытта мәктәптә укый идем, шулай да барысы да исемдә калган. Әлеге чокырны казыганда бик күп кеше гәүдәсе калдыклары чыкты. Аларны әле без дә җыярга булыштык. Аннары авылыбызның ул вакытта исән булган аксакаллары, муллалары Габдрахман, Сәмигулла, Ярулла, Әхмәтша бабайлар әрвахлар рухына дога кылып, әлеге табылдыкларны кабер казып күмдерделәр, – диеп искә алды мөхтәрәм авылдашыбыз, Чуваш республикасының атказанган табибы Илгиз Равил улы Хәйруллин.
Авылыбыз тарихын өйрәнгәндәге мәгълүматларга караганда, элек биредә зират өсте булган, дигән фаразлар йөри. Авылның дүрт мәхәлләсе барын исәпкә алсак, бу урында әле мәчет тә булган. Әмма, 1937 елларда динебезгә каршы алып барылган агитация нәтиҗәсендә, мәчетебезнең манарасын кисеп төшерәләр, ә җитмешенче елларда аның инде нигезен дә калдырмыйлар. Тыелган вакытларда да биш вакыт намазын калдырмаган, уразасын тотып, корьән укып, ислам дине кушканнарны үтәп яшәгән Әхмәдулла бабасы белән Сара әбисе тәрбиясендә үскән Илгизгә игелек, изгелек кылу дигән төшенчәләр шул чакта ук кереп калган булгандыр. Ул вакыттагы авыл җирлеге башлыгы әлеге урында, янгыннан саклану өчен, су булыр, дип, котлаван казыткан була. Тик су кибеп бетә дә, ул ташландык чокырга әйләнә.
– Авылга кайткан саен, йөрәгем әрни иде, шул тирәдә яшәүчеләр бөтен чүп-чарын әлеге чокырга тутыра иде, – дип тагын искә ала Илгиз әфәнде. – Изге урын бит бу, алай ярамый, дидем дә, күңел түремдә йөрткән хыялымны тормышка ашырырга уйладым. Иң элек әти-әниемә сөйләдем, аларның хәер-фатыйхасын алгач, дин әһелләре белән киңәшергә булдым. ул чакта Кол Шәриф мәчетендә имам вазыйфаларын башкарган Рамил Юныс һәм Чувашстанның баш мөфтие Альбир Крганов белән сөйләшеп, үземнең ниятемне җиткердем. Алар тарафыннан хуплау алгач та, эшкә керештем. элек булган урынга мәчет салырга булдым. Әлеге чокырны күмәргә ничә машина җир керткәнне үзем генә беләм. Изге эшкә тотынганымны ишетеп, барлык туганнар, дуслар ярдәмгә килде. сап-сары бүрәнәләрдән торган, җыйнак кына иман йортыбызны 2006 елда, авыл халкы, районыбызның дин кардәшләребез белән җыелып, изге догалар укып, теләкләр теләп ачкан идек...Әйе, тик кырык көннән соң, мин Чебоксарда эштә идем, авылдан шалтыраталар, мәчет яна, диеп.Ул чактагы хәлемне белсәгез, әйтерсең лә, өстемә салкын су койдылар. Ничә ел тырышканыбыз юкка чыкты бит. 
Әлеге хәлләрне сөйләгәндә, Илгиз Равил улының йөзе моңсуланып калды, туган авылым, диеп борчылып, җан атып йөрүчеләрдән бит ул.
– Тик мин төшенкелеккә бирелеп, булмады инде диеп, кул селтәргә торучылардан түгел, безнең тәрбия башка, тотындыңмы – башкарып чык! Кабаттан төзелеш эшләре башланды. бу юлы инде кирпечтән салырга булдым, андый изге эшләргә алынгач, Аллаһ Тәгаләбез дә ярдәм итә икән, моңа үз мисалымда инандым, – дип сүзен дәвам итте Илгиз. – Бер ел узмады, дин кардәшләребезне яңа, матур мәчет кабат үзенә җыйды.
Тулырак газетабыздан укый аласыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: