Яшел Үзән

Изге урында игелекле эш

Кече Шырданда халык телендә «иске зират» дип йөртелгән Изгеләр зираты авылдашларның һәрберсенең күңелендә саклана – биредә борынгы бабаларыбыз күмелгән.

«ТАССРның археологик һәйкәлләре» (авторлары Е.П. Казаков, П.Н. Старостин, А.Х. Халиков) китабында археологлар иске зират турында түбәндәге мәгъ лүмат ны бирә.
«Язылмаган кабер ташлары калдык лары бар. Кече Шырдан зираты Болгар чорына, XIV-XV гасырларга карый».

Шырдан авылы зираты тагын бер борынгы тарихи әсәр – Хисаметдин бине Шәрәфетдин Мөслиминең «Тәварихы Болгария» хезмәтендә, ягъни Болгар тарихына багышланган китабында телгә алына. Ул биредә табигыйннар күмелүен язып калдырган, аларның исемнәре дә бирелгән. Кемнәр соң алар табигыйннар? Табигыйннар – сәхәбәләрнең укучылары.

Табигыйннар күмелгәнгә халык бу урынны изге саный.
Ни генә булмасын, бу иске Изге зират карап-тәрбияләп торуга мохтаҗ. Дөрес, ул Татарстан Республикасының Изгеләр зираты исемлегенә кертелгән һәм... Һәм шуның белән шул.

Дәүләт тарафыннан сакланырга тиешле изге урын бары тик халык хәтерендә генә саклана. «Каюм Насыйри туган җирен яңартып торгызу» фондының моның белән һич кенә дә килешәсе килмәде, билгеле. Башта бу ташландык зиратның чикләре билгеләнде, теркәлде. Аннары инде узган ел зират таш баганалар белән уратып алынды. Монда Изге зират урнашуын күрсәткән бик матур монумент куелды. Без ул монументны зур тантана белән ачтык. Күптән түгел генә Олы Шырдан һәм Кече Шырдан авылы халкы җыелып зират тирәли агач утыртты. 600 төп агач: 200 имән, 200 юкә һәм 200 төрле куак. Борынгы бабаларыбыз рухына, бездән дога көтеп яткан әрвахлар рухына килеп дога кылырлык урын бар хәзер.

Гүзәл Минһаҗева. Кече Шырдан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: