Яшел Үзән

Изге эштә балалар да катнаша

Бакырчы халкының тиктормаслар икәнен яхшы беләбез инде. Әле шушы көннәрдә генә алар Сабантуй үткәрелә торган мәйданда агач утырту өмәсе уздырган.

Мондый изге эштә мәктәп укучыларының да катнашуы сөенечле. Идрис абыйлары Хәмитов алып кайткан агачларны малай-кызлар әти-әниләренә, өлкәннәргә кушылып, минем дә өлешем керсен әле дип, сөенә-сөенә утырткан. Үсеп кенә китсеннәр берүк!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: