Яшел Үзән

Июнь ахырына кадәр Татарстанда уртача температура 16 градустан артмаячак

Төбәктә тотрыклы җылынуны июль башыннан гына көтәргә мөмкин. Салкын һава торышы Татарстаннан июнь ахырына кадәр китмәячәк.

Бу хакта КФУның атмосфера метеорология, климатология һәм экология кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев белдерде.
Аның сүзләренә караганда, республикада уртача температура 16 градустан да югары күтәрелмәячәк, бу быелгы гадәти дәрәҗәдән 19-20 градуска аерыла.
Бу республикада төньяк җилләрнең исүе белән бәйле. Хәл июль башында гына үзгәрергә мөмкин. Профессор фаразына караганда, һава 2 июльдән 23 градуска кадәр җылына башлаячак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: