Яшел Үзән

Июль башында Татарстанда "Кыр көне-2020" узачак

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгы, 2 июльдән 4 июльгә кадәр Татарстанда «Кыр көне-2020» кыр форматындагы иң зур күргәзмә узачак, дип хәбәр итә. Быел бу чарада яңа коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау буенча Роспотребнадзор рекомендацияләрен үтәләчәк.

”Кыр көне – 2020 " Лаеш районында ачык һавада узачак. Күргәзмә эшлекле форматны гына түгел, ә әзерлекнең катлаулы тәртибен дә үз эченә ала. Бүгенге көндә тәҗрибә кырларындагы күргәзмә чәчүлекләр яхшы хәлдә һәм тиздән авыл хуҗалыгы культураларының яңа сортлары һәм гибридлары белән танышырга мөмкин булачак.

Күргәзмәдә, шулай ук, «Үсемлекчелек», «Агро-сәнәгать комплексын инженер-техник тәэмин итү», «Терлекчелек», «Мелиорация», «Хуҗалык итүнең кече формалары» һәм «Агро-сәнәгать комплексын цифрлаштыру» бүлекләре буенча авыл хуҗалыгы тармагының алдынгы казанышлары тәкъдим ителәчәк.

Эшлекле программа кысаларында, агросәнәгать предприятиеләре һәм фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре катнашында, агросәнәгать комплексы үсешенең актуаль мәсьәләләре буенча күргәзмәдә катнашучыларның презентацияләрен һәм мастер-классларын уздыру планлаштырыла.

Чараның максаты - тармактагы алдынгы фәнни казанышларны өйрәнү, аграрийларның эшлекле элемтәләрен ныгыту, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр һәм тәэмин итүчеләр, товарлар, хезмәт күрсәтүчеләр һәм кулланучылар арасында элемтәләр урнаштыру, агросәнәгать секторына ярдәм итү һәм аны үстерү өлкәсендә көчләрне берләштерү.

Үткәрү урыны: ТР Лаеш районы (Олы Кабан авылы янында).

Катнашу мәсьәләләре буенча 8(843)221-77-95 телефонына шалтыратып һәм expo.racin@tatar.ru сайтында белешмә алырга мөмкин. Цифрлаштыру блогында, аграрийлар өчен программалар белән тәэмин итү, АГРОСӘНӘГАТЬ комплексы өчен IT-карарлар һәм технологияләр катнашырга теләүчеләр өчен - 8-927-440-79-99. Danis.Sayfutdinov@tatar.ru кат https://деньполя2020.рф к

* «Кыр көне – 2020» не үткәрү даталары эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә үзгәртелергә мөмкин.

Тэглар: ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстанда кыр көне #эшкәртелде цифрлаштыру АГРОСӘНӘГАТЬ комплексы-кыр көне-2020

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: