Яшел Үзән

Истәлек тактасы куелды

Шәһәрдә Яшел Үзәннең тарихи үзәген саклап калу буенча чираттагы киңәшмә үтте.

Анда педагоглар, туган якны өйрәнүчеләр, иҗтимагый оешма активистлары, башкарма комитет вәкилләре, шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова һәм Казан шәһәренең гамәли урбанистика үзәге җитәкчесе Мария Леонтьева катнашты.
Эшче төркем киң колачлы проектны гамәлгә ашыруның беренче адымнарын билгеләде.
Полукамушкалар турында без нәрсә беләбез? Әлеге квартал XIX гасыр ахырында, Идел-Вишер акционерлык франко-рус җәмгыяте тарафын­нан төзелгән, шуңа да ул французча атала. Биредә Михаил Хруничев, Борис Бутома, Юлия Юльская һ.б. яшәгән. Бу хакта яшел үзәнлеләр беләме? Бүгеннән барысы да беләчәк. Истәлек тактасы Кызыл тыкрык­тагы йортка куелды инде.
- Бу халыкны шәһәр кыйм­мәтләрен аңларга өйрәтер өчен кирәк. Бик күпләр, бигрәк тә яшьләр, сорау бирә. Ни өчен мин кечкенә шәһәрдә калырга, биредә акча эшләргә тиеш ди, аларга биредә кызык түгел кебек тоела. аларның фикере үзгәрергә тиеш, - ди Казан шәһәренең гамәли урбанистика үзәге җитәкчесе Мария Леонтьева.
Әлфия Зыякаева
Тулырак - газетаның 38нче санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: