Яшел Үзән

Искитмәле кеше

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр кирәк ди, безнең татар халкы. Ә менә Күгәй авылында яшәүче хезмәт ветераны Әмир Әдиятуллинның һөнәрләре җитмеш белән генә чикләнеп калмас. - Ул белмәгән эш-һөнәр юктыр бу дөньяда, - дип сөйли эшчән авылдашы турында «Күгәй» күмәк хуҗалыгы рәисе Ирек Хәйруллин. - Эретеп ябыштыручы, ремонтчы-слесарь да ул,...

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр кирәк ди, безнең татар халкы. Ә менә Күгәй авылында яшәүче хезмәт ветераны Әмир Әдиятуллинның һөнәрләре җитмеш белән генә чикләнеп калмас.
- Ул белмәгән эш-һөнәр юктыр бу дөньяда, - дип сөйли эшчән авылдашы турында «Күгәй» күмәк хуҗалыгы рәисе Ирек Хәйруллин. - Эретеп ябыштыручы, ремонтчы-слесарь да ул, шофер да, кирәк булса, бүтән йомыш белән дә мөрәҗәгать итәргә мөмкин аңа. Техниканы, тимер-томыр эшен дә, агач эшен дә әйбәт белә.Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында, булыш әле, синең ярдәмең кирәк, Әмир абый, дип барсаң, тәмле йокысыннан бүленеп тә, синең гозереңне тыңлый һәм аны берсүзсез үти. Карусыз, үтә ярдәмчел булганы өчен авылдашлар бик тә хөрмәт итә.
Әмир Әдиятуллин Күгәй авылында туып үссә дә, 40 елдан артык Казан предприятиеләренең берсендә шофер булып эшли. Хезмәт кенәгәсендә рәхмәтләрнең исәбе-хисабы юк. Үзенә беркетелгән техниканы һәрвакыт карап-төзәтеп торганы, төзек һәм чиста тотканы, теләсә нинди эшне яратып башкарганы өчен, предприятие җитәкчеләре ихтирам итә һәм ерак араларга иң җаваплы рейсларга җибәрә торган була аны.
- Гомер буе зур йөк машиналарында эшләдем, - дип искә ала хезмәт елларын Әмир Әдиятуллин. - Миңа бер машина гына аз иде, шуңа күрә һәрвакыт прицеп тагып йөрдем. Берне түгел, икене тага идем хәтта. Кеше бер норма үтәгәндә, мин ике, кайвакыт өч норма үти идем. Машинаны карап торганга күрә, юлларда ватылып-җимерелеп калган чакларым булмады. Таза, сау-сәламәт чакта, рәхәтләнеп, бар күңелемне биреп эшләргә тырыштым.
40 ел буена Казанда эшләсә дә, туган авылы Күгәй юлына, кем әйтмешли, тузан төшерми. Туган нигезгә, әти-әнисе янына һәрчак кайтып йөри, якыннарына бөтен төрле эштә булыша. Лаеклы ялга чыккач, авылга, әти-әнисе нигезенә кайта.
Йорт янындагы бакчада гаиләсе белән бөтен төр яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр. Эштән, тормыштан тәм табып яшиләр. Тагын бер шөгыле бар әле Әмир Әдиятуллинның. Ул - умартачы. Күгәйдә умартачылар байтак, ә аның балын, тәмле дип, күрше авыллардан да килеп алалар.
Бер дә тик торырга яратмый ул. Без булган көнне дә күршесе белән «Волга» машинасын төзәтеп ята иде. Туганнарына да, күрше-күләнгә дә төрле эштә ярдәм итә.
- Кешеләргә булышу - кечкенәдән әти-әнидән сеңеп калган тәрбия җимеше ул, - дип сүзен дәвам итә хезмәт ветераны. - Әти дә, хәтерлим әле, шофер булгач, әле - берсе, әле икенче авылдашка ярдәмгә килергә әзер тора иде. Элегрәк авылларда машиналар аз булды, шуңа күрә һәркемгә кирәкле кеше иде ул. Әти көндез колхозда эшләде, кичләрен, кайвакыт төнлә дә, авылдашларга утын, печән, салам, кыскасы, йөк алып кайтырга барды. Мин - әти кебек! Икебез дә машина, техника яраттык, икебез дә туган җирне өзелеп сөйдек. Әти бакыйлыкка күчте, мин аның эшен дәвам итүче.
Әтисе машинасын, металлоломга булса да ярар дип, сугыштан алып кайта. Кайтуга, төн йокламый төзәтә дә, колхозда эшкә керешә. Колхоз өчен чын хәзинә була әлеге машина. Үзе дә колхозда сөенеп эшли, авылдашларына да алны-ялны белмичә намус белән хезмәт күрсәтә. Әтисе пенсиягә чыккач, машинаны ДОСААФка алып китеп, җир йөзендә сугыш дигән ачы афәт барлыгын белдереп торсын, сугыш хатирәсе итеп саклар һәм яшь буынга күрсәтер өчен, постаментка куялар. ДОСААФ ишегалдында озак еллар тора әлеге машина. Әтисенең якты образын хәтерләткән, аның белән бергә бик күпне күргән, йөзләрчә чакрым җир үткән машинаны Әмир Әдиятуллин күп мәртәбә килеп карый. Бер килүендә, түзми, үземә, авылга алып кайтырга рөхсәт бирегез, әтием, яу кырында ятып калган авылдашларым истәлеге итеп кадерләп саклармын дип, җитәкчеләргә гозер белән керә. Күгәйгә алып кайтуга, төзәтәсе җирен төзәтә, майлый, буйый һәм үзләренең өе янындагы тауга постаментка куя.
Әлеге йөк машинасы, Бөек Ватан сугышын хәтерләтеп, ерактан, бик ерактан күренеп тора. Авылга кайткан кунаклар да, мәктәп укучылары да шушы машинаны карамыйча китми, аның тарихы, үткән юлы белән кызыксына.
Бөек Ватан сугышына һәм мәрхүм әтисенә бәйле тагын бер кызыклы һәм сәер тарихны бәян итә Әмир Әдиятуллин. Сугыш елларында була бу хәл. Алгы позициягә барган чакта көтмәгәндә әтисе утырган машинага немецлар һөҗүм ясый. Машинада утырып барган сугышчылар тиз арада кайсы кая сибелә, күбесе якындагы урманга таба йөгерә. Әтисе исә, күзгә карап торган үлемнән сакланырга теләп, бу урыннан ерак түгел генә үсеп утырган карт каен артына поса. Немецлар, аны үтерергә теләп, күпме генә төзәп атса да, тидерә алмый, карт каен үзенең якын дустын нык саклый. Сугышлар бетеп, туган якка кайткач, өйләнгәч, әтисе белән әнисе, гомерен саклап калган каенны мәңгеләштерү хөрмәтенә, үзләре яшәгән йорт янына пар каен утырта. Каен кайгы китерер дисәләр дә, яшь агачлар матур булып үсеп китә. Яңа йорт салганда каен өй уртасына туры килә, әмма үзенең гомерен саклап калган каенга ихтирам һәм хөрмәт йөзеннән, агачны карт солдат кисми, ул өй эчендә үсүен дәвам итә. Сугыш һәм сугыштан соңгы авыр еллардагы бик күп хатирәләрне искә төшереп торган каенны, өй уртасында үссә дә, гаилә әгъзасы кебек, бик кадерләп карыйлар.
Гомумән, тәртип бу өйдә. Гаражда да, ишегалдында, бакчада да чисталык күзгә ташлана. Чиста, пөхтә, уңган кешеләр яшәве әллә кайдан күренеп тора. Һәр әйбернең, зурмы ул, кечкенәме, үз урыны бар.
- Бар эшне дә булдыра ул, - дип сүзен дәвам итә хуҗалык җитәкчесе. - Кулыннан килмәгән эше юк Әмир абыйның. Без аны үзара инженер-конструктор дип йөртәбез. Кирәксә, кул астындагы детальләрне шомартып, деталь булмаса, ясап бирә, мин токарь түгел дип тормый. Йомыш белән килсәң, гозереңне үтиячәгенә тулы ышаныч бар. Әмир абый кебек тырыш, үҗәт, булдыклы ир-егетләр тота авылны. Бар белемен, көчен, сәламәтлеген авылны үстерүгә багышлый алар.
Әлифел ТАРАЗОВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: