Яшел Үзән

Исемнәрен ил йөрәгенә яздылар

Исемнәрен Яшел Үзән тарихына алтын хәрефләр белән язарлык күренекле шәхесләр дә, пар канатлы булып матур гомер кичерүче гаиләләр дә шәһәребездә байтак. Мирныйда яшәүче Тәкыя апа һәм Таймус абый Садыйковлар - шундый күркәм, тирән ихтирамга лаек гаиләләрнең берсе. Башкарган эш-гамәлләре белән дә, матур тормыш-яшәү рәвешләре белән дә күпләргә, бик күпләргә үрнәк...

Озак еллар шәһәр мәктәпләрендә укытучы булып эшләгән Садыйковларның гомуми педагогик хезмәт стажы, саннарга күчереп карасаң, 100 ел белән исәп­ләнә, әмма бу чик түгел, чөнки бүген дә халыкка армый-талмый хезмәт итүдә алар. Шушы көннәрдә Тәкыя апа һәм Таймус абый Садыйковлар уртак бәхетнең, уртак шатлыкның 50 еллыгын бәйрәм иттеләр. Алтын туйларын! Ә аның тәүгесе дә булган бит. Анысын еллар үз кочагына алса да, тормышның бер генә мизгеле дә онытылмаган, күңелдән чыкмаган: бөтен кичерешләре, сөенеч-куанычлары белән, бүген дә рәхәт бер хатирә булып, алар күңелендә саклана. Бәхетле һәм шатлыклы тормыш юлының башлангычы һәрвакыт хәтердә.
Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлап, кулларына диплом алган ике яшь белгечне юллама буенча Кама Тамагы районына эшкә билгелиләр. Берсе институтта алган белеме буенча урта мәктәптә - физкультура, икенчесе математика укыта башлый. Бер елдан, нык­лап аякка баскач, туган-тумачаны һәм дус-иш­ләрне бер табынга җыеп, гөрләтеп туй ясый яшьләр. Тик авыл мәктәбендә генә озак эшләргә туры килми аларга. Календарьдагы кызыл даталарны билгеләп үтүдә, спорт ярышларын оештыруда һәм үткәрүдә башлап йөргән, сәләтле балаларны табып, аларны район, респуб­лика олимпиадаларына әзерләгән яшь белгечләр күз өстендәге каш кебек: эш урынында гел игътибар үзәгендә.
Яшел Үзән - аларны,
алар Яшел Үзәнне сайлый
Инициативалы яшь белгечләрне бүтән район башлыклары да күзәтә һәм үзләренә эшкә кодалый. Яшел Үзәннән дә була чакыру. Фатир бирәбез дигән ымсындыру да, чагыштырмача яшь каланың матурлыгы да булачак яшәү урынын сайлаганда үзенең билгеле бер ролен уйный. Менә шулай килеп төпләнә Садыйковларның яшь гаиләсе 1972 елда Яшел Үзәнгә.
Гаилә башлыгы Таймус абый интернат-мәктәптә педагог булып эшли башлый, аннары, 7, 10, 12нче мәктәп­ләрдә физкультура, хәрби-башлангыч әзерлек фәнен укыта, күп еллар шәһәрнең укыту-производствога өйрәтү комбинатын җитәкли. Тәкыя апа да, яшьлегендә сайлап алган һөнәренә тугры калып, шәһәр мәктәпләрендә, соңгы елларда 7нче урта мәктәптә иң авыр фәннәрнең берсе - математика укытуга керешә. Укучылары, шәһәр-республика күләмендә үткәрелгән олимпиадаларда призлы урыннар яулап, укытучыларының абруен күтәрә.
- Бу тату гаиләне күптәннән беләм. Тәкыя да, Таймус та - туры мәгънәсендә үз эшләрендә югары профессионаллар, затлы шәхесләр, - дип искә ала 70-80нче елларда мәгариф бүлегендә инспектор булып эшләгән Дания апа Галиева. - Кайда гына эшләсәләр дә, алар үз эшләрен яратып башкарды. Эшне батырып, тел-теш тидермәслек итеп эшли белә алар. Хезмәттә югары уңышларга ирешүләренең сере гади - гаиләдәге бердәмлек, дуслык, татулык, олы мәхәббәттә. Бер-берсен аңлап, кирәк урында юл куеп, бер-берсен хөрмәтләп-ихтирам итеп яшәүләренә сокланмый мөмкин түгел. Җәмгыятебездә Садыйковлар кебек гаиләләр күбрәк булсын иде, чөнки хезмәтләре белән дә, көндәлек тормыш алып барулары, үзара ягымлы, җылы мөнәсәбәтләре белән дә тирә-юньдәгеләргә үрнәк алар. Тормыш итәргә үзеңнән яхшы иптәшең булсын ди безнең халык. Нәкъ менә Садыйковлар турында әйтелгән диярсең. Алар да, берсен-берсе яңа эшләргә дәртләндереп, үсендереп, матур хезмәт юлы үтте.
Тәкыя апа белән Таймус абыйны берләштергән тагын бер гүзәл сыйфат - әдәплелек, тәрбиялелек, тыйнаклык. Берсен-берсе яратуы, хөрмәт итүе һәркайсының күз карашыннан, үзара мөгамәләдән аңлашыла аларның. Безнең татар кешесе мактау, купшы сүзләргә саранрак, әмма 50 ел иңне-иңгә куеп яшәгәннәргә искәрмә ясарга мөмкин. Таймус абыйның хәләл җефете Тәкыя апа белән горурлану хисе күзләреннән күренә, күңеленнән ташып чыга.
«Тәкыядән уңдым»
- Уңдым мин Тәкыя апагыздан, - дип сөйли ул. - Эшкә дә батыр, күңеле дә матур аның. Гомере буена эштә дә алдынгы булды, өйдә дә барсына өлгерде. Аш-суга да оста, хатын-кызга хас кул эшенә дә. Эшкә рухландыручы да, көч-дәрт бирүчем дә - ул. Ярый әле, минем бәхетемә, гомер юлымда Тәкыя туры килгән дип сөенеп уянам һәр таңда.
Эшләгән чакта, балалар үстергәндә өйдә кем - баш, кем - муен дип, бәхәс куертып тормаган Садыйковлар. Тормыш йөген икесе бергә җигелеп тарткан. Берсе аш пешерсә, икенчесе кер уган. Кичләрен бергәләп дәфтәр тикшергән, киләсе дәрескә план төзегән. Икесе дә балаларга белем бирү өлкәсендә эшләгәнгә күрә, уй-кичереш­ләре, хис-тойгылары, тирә-юньгә, дөнь­яга карашлары, борчу-мәшәкатьләре дә уртак булган. Мәктәптә килеп чыккан эреле-ваклы проблемаларны уртага салып хәл иткәндә икесенең дә педагогик югары белемгә ия булуы да бик яраган.
Әлифел Таразова
Тулырак - газетаның 2нче санында

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: