Яшел Үзән

Исегезгә төшәр әле... (Дәвамы. Башы 2нче санда).

Якташыбызның язмасын укуын дәвам итәбез.

·  Исегезгә төшәр әле...
(Дәвамы. Башы 2нче санда).
– Мин үзем дә әле белеп бетермим, әмма әткәчемне 20нче елларда Әрәгә Совет рәисе итеп җибәргәннәр һәм ул монда үзен яхшы яктан гына күрсәткән. Шул арада безнең булачак әниебезне күреп гашыйк булган. Әнкәчем дә аны яраткан. Авылы бик ерак икән, диеп курыкмаган. Тиз арада Карашәмгә яшь килен булып килгән.
– Әйе, әниебезнең туган иле, туган җире, туган туфрагы, – дим мин.
Бу сөйләшү безгә көч һәм дәрт бирә, арыганыбызны онытып, тәпиләребезне ныграк басып тау башына үрмәлибез.
Ниһаять, без авыл кырыенда. Монда безнең авылдан аермалы буларак, тимер түбәле йортлар да бар икән. Шулай да ,күбесе салам белән ябылган. Инде безгә җан керә. Борһанетдин абыйларның йорты күренеп тора.
Кечкенә генә калитканы ачып кергәч зур ишек алды, ә сул якта зур бакча. Шул арада безне күрептер инде, Сафа апа һәм кечкенә малай Лут килеп чыга. Без кочышабыз, мәш киләбез. Без Әрәдә.
Өйгә кергәч, саулыкка туймаган Тәти апа (Фатыйма исемле) белән исәнләшеп сәламнәребезне җиткерәбез. Ул сорау артыннан сорау биреп кенә тора. Без бер беребезне бүлә-бүлә барын да сөйлибез.
Тәти апабыз кияүгә чыккач, бер мәҗлестән соң салкын идәнгә ятып йоклаган, дигән сүзләр дә бар. Имеш, шунда суык тидереп, авыру алган. Ул йөри алмый. Бары тик утырып кына тора. Кечкенә Лут аны ашата да, карый да. Алар бик дуслар. Әниебез, әтиебез, авылыбыз турында бәйнә-бәйнә сөйләдек.
– Рәхмәт балалар, – диде ул безне мактап. - Аякларыгыз авыртып беткәндер инде, ял итегез.
Лутның әнисе Сафа апа, ни бар – шуның белән безне сыйлый. Без барына да шатбыз. Бу бит сугыштан соңгы еллар. Борһанетдин абый икенче Айдарга киткән икән. Ул ветеринар – акушер...
Иртәгесен урамга чыгабыз, тирә-күрше малайлары да безнең янга килә.
Лут безгә барысын да аңлатып бара:
– Менә безнең бу якта Кәримҗан абый тора - Куян Кәримҗаны. Ә менә бу матур йортта Фазлуллиннар - алар укытучы булып эшли. Урамның теге башында – Мәдинә апалар.
Шулай итеп, бөтен авыл белән, диярлек, танышабыз, ә соңрак кунаклап та чыгабыз әле. Әкрен генә танышу дәвам итә. Менә күрше йорттан бик тәртипле, бик тә тыныч, матур сүз остасы Илгизәр килеп чыга... Аның белән балаларча фикер алышабыз. Шунысы истә калган, ул бик тәртипле һәм бик яхшы укый икән. Бусы белән мин мактана алмыйм. Минем белән мәктәптә көн саен бер «күңелсезлек» була: йә ялгыш тәрәзә ватам, йә берәр кызны кыерсытам. Гомумән, шаянрак бер малаймын. Илгизәр ул вакытта да минем өчен бик зур авторитет иде шул. Әниләр, әтиләр үзләренә, ә без үзебез. Урам уеннарының барысына җитешәбез, әмма тәмәке тартуларны, карта уйнауларны зур үскәч тә белмәдек, әле дә белмибез.
«Күгеш чишмәсе»нең авторы да ИЛГИЗӘР. Әллә кайларга китеп, ил гизгән ир булмаса да, ул үз илендә чын-чынлап Илгизәр икәнлеген шәйләп алу өчен, менә Казан дәүләт университеты нәшриятендә дөнья күргән «Күгеш чишмәсе»н алып, таныша башлау белән, аңлап аласың. Күрәсез, менә җитмешне тутырып килгәнемне сизми дә калганмын, ә менә Илгизәр Фазлуллинның (Әрәленең) язмасы уйлата да, искә дә төшерә... Авторны мин бу китабы белән чын күңелемнән тәбрик итәм, чөнки аны дөнъяга чыгару хакында без бергәләп уйлашкан идек, ниһаять, басма кулыбызда. Минем уйлавымча, китапның гомере озын булырга охшый. Ник, дигәндә, ул тарихи күзәтү, яисә бер хикәя генә түгел. Бу – туган илне, туган туфракны яратып, балачакларны сагындырып, укучы күңеленең рухи дөньясына тәэсир итеп уйландыра, уйлата торган әдәби, шигъри әсәр.
Аның өчен барысы да кадерле. Ул Әрә тауларын, Әрә-Күгеш чишмәләрен, Норлатларны сагынып җырлый, моңсулана. Ә бу бит туган якның рухи дөнъя сына кереп чумып, үзе белән безне дә шунда алып китә һәм безне дә уйландыра, җырлата, елата...
«Җанны туган туфрак җылыта» исеме астында авторның очерклар, әдәби язмалары урнаштырылган. Барысы да якташларыбыз, изге эшләре, алар дөнья тарихына кереп татар халкының кем икәнлеген таныта алган шәхесләр. Шулардан «Бишекле өйдән – галәмгәчә» исемендәге очеркы академик Илдус Бариевич Хәйбуллинга багышланган. Бу исем һәм Илдус Бариевич белән шактый якыннан таныш булсам да, очеркны укып чыккач, туган ягыма, үзем укыган Норлат урта мәктәбенә тагын да ихтирамым

·  артты. Югыйсә бит, барыбыз да янәшә генә, бергә яшәгәнбез, ә бер-беребез хакында хәбәрдар булмаганбыз. Моңа без бары тик үзебез гаепле. Татарстан республикасының академиясен әйдәп баручы академик буларак, бихисап изге эшләре хакында, аның туган ягын, илен кайгыртучы кеше булуы да шактый уңай тасвирланган. Илдус Бариевичның академиклар арасында зур авторитет булуы билгеле, алай булмаса, аны академия сәркатибе итеп сайлап та куймаслар иде. Ул – коеп куйган фән эшлеклесе, талантлы әдип һәм җитәкче. Каюм Насыйриның музеен ачарга кайткач, Ачасыр егете, дустым Рәшит Сибгатуллин өенә чакырды, мин Илдус Бариевичны да алып барган идем. Мунча кереп, пилмән ашап шактый сөйләшеп утырдык. Менә шул вакытта мин аның үзен тотышына, тыйнаклыгына сокланган идем. Соңрак, аның эш кабинетында очрашкалап, фикер алышканда да шулай булды.
Аны Татарстан Академиясенең язмышы да кызыксындыра. Шулай, бер сөйләшеп утырганда, мин академиядәге кайсыбер җитешсезлекләр хакында сөйләгәч, ул:
– Шулай, Рәмзи дус, шулай, хакимият органнары безгә бәя биреп бетерә алмыйлар шул. Ни эшләтәсең, академия президенты Мансур Хәсәнов үзе дә шул шалтырауларга каршы тора алмый, ә без, ә без нишли алабыз? Менә, кара Рәмзи, иртәгә республика конференциясе, – ди ул кәгәзьләргә төртеп, – Президентка да, үземә дә материаллар әзерлим, – ди ул беркадәр борчылып. – Член-корреспондент, академиклыкны бары тик теге площадь звоноклары гына хәл итә. М.Хәсәновтан, бездән дә сорамыйлар. Синең мәсьәләгә килгәндә, әйдә Мансур белән сөйләш әле син, – диде якташ академик беркадәр тынычланып.
Рәмзи Карашәмле
(Дәвамы бар).

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: