Яшел Үзән

Исегезгә төшәр әле...

Исегезгә төшәр әле, бер китапны укыгач... Чыннан да, бу китапны кулыма алып (якташым Фазлуллин Әрәленең Шәмкүл.Казан.2010), гадәттәгечә аерым битләрен карап утырганда, түбәндәге юлларда тукталып калдым: «Шулай өй түбәсеннән салам алып торганда, Әхмәт ызба башының бер читендә аунап яткан гармунга тап була.

– Шәмсекамәр апа, мин монда гармун таптым, – дип кычкырганын сизми дә кала.
– Кәрим абыеңныкы ул, ал Әхмәт, үзеңә бер истәлек булыр! – ди Шәмсекамәр апа өй эченнән…»
Бу сихри юллар мине шул өйгә, туган тау ягыма, Карашәм авылындагы әти-әни яшәгән, без туып үскән бабаем төзегән йортка алып китте. Шәмсекамәр апа дигәне – минем әнием-әнкәчем (без аны шулай әйтә идек – Р.В.) була инде. Кәрим абыең гармуны диеп искә алынганы, Кәрим– минем әтиемнең энесе, бик оста тальян гармунында уйнаучы иде, танылган хирург. Соңгы елларын Симферополь шәһәрендә яшәде һәм шунда вафат та булды. Медицина институтында укыган вакытларында, сугышка кадәрге чорда, Салих Сәйдәшев белән бергә концертларда да катнашып йөрүе хакында сөйләгәннәре истә калган.
Инде китапка ике кул белән ябыштым. Яңадан, өр яңадан, бер юлын калдырмыйча укый башладым. Туган ягыма алып китте бу китап, бала чагыма: Борынгы Карашәм, Айдар, Күгеш, Әрә, Ислам, Күгәй авыллары – минем өчен бик якын һәм истәлекле, тарихи урыннар.
Исемдә, Әрәдә әниемнәрнең йорты Кәримҗан абыйлар каршында ук. Ә Кәримҗан абый Илгизәр Фазлуллинның әтисе... Аларның бөтен семьялары белән таныш. Илгизәрнең апасы Ясминә Фазлуллина безне Карашәмдә укытты... Бик тә гүзәл ханым иде. Без, балалар да, авыл халкы да, аны бик яраттык. Ул бездә яшәде. Әнием якташын үзе янына алгандыр инде. Аларның гөрләшеп утырганнары әле дә күз алдымда. Ясминә апа сөлгеләргә, простыняларга рәсемнәр төшерә, өебезне бизәкли иде.
Әрә, Күгеш, Айдар авылларындагы замандашларым искә төшеп, уйга чумдым. Гадәттә, җәйнең матур көннәрендә әтием отпуск алгач, ел саен бер вакыт ат җигеп, җыелышып, арбага төялеп Әрәгә 2-3 көнгә кунакка Борһанетдин Низамиларга, әниемнең абыйсына кунакка бара идек. Әнкәчем: «Элек Кәрим абыең да еш кына безнең белән бара иде, ат кузгалып киткәч, әй, тальян гармунын матур итеп тартып уйнап җибәрер иде», – дип искә алуы хәтердә.
Әни-әтиләребез бара алмаганда, без балалар: абыем Фәрит, энем Альберт, Ринат җәяү, урманнар аркылы баргалый идек. Карашәм авылыннан 20-25 километрны ялан аяк элдерәбез. Әрә юлы тигез, матур булып истә калган. Юлдагы вак чуер ташлар гына аякны авырттыра иделәр. Урман чыгу белән Күгәй авылы. Уза торган юлыбыз буенда Галимә апа тора. Ул безнең бер әбиебезнең кызы. Шундый ягымлы апа. Без килгәч, шатланып аш-су әзерли. Ипи, кәҗә сөте, урман чикләвекләре, кайнар бәрәңге.
– Ашагыз, эчегез, балалар, әле шактый атлыйсыгыз бар бит, – ди шаяртып. Анна соң туган тумачаны сораштыра. Без шау-гөр килеп барын да сөйлибез. 
– Карашәмгә кайткан кебек булдым инде, – ди энем. 
Чәйләп алгач, рәхмәтләр әйтеп юлга чыгабыз. Сау бул Галимә апа, дибез. Ул без югалганчы ак яулыгы белән күзләрен сөртә-сөртә, кулларын селки.
– Абый, Галимә апа елады ахырысы, – ди. 
– Шулайдыр шул, – дим, – ул бит үзе генә тора. Туганнары Казанда, безнең авылда, безнең өйдә. Сагына инде узганын, ә безне күргәч нечкә күңеле йомшаргандыр.
Балалар житди кыяфәт белән каеры лып тагы артка карыйлар, әмма инде анда бары тик салам башлы авыл йортлары.
Тау башында Әрә, Күгеш, Айдар авыллары. Шул якка атлыйбыз. Әллә ашап-эчеп чыкканга, нигәдер балалар да, абый белән миндә дә, ару сизелә. Ничек кенә барып җитәргә?
– Ашыкмагыз, – ди абыем Фәрит, – әнә теге баганага барып җиткәч, ял итәрбез.
Тынычланып алга ыргылабыз. Кайсыбыз алдарак барып җитә, ул инде азрак ятып, безне көтеп тора. Бу яктан Альберт энем алда була иде. Бу карачкыл малай бик нык һәм үз сүзле. Ул үзенекен барыбер эшли, көлә, шаяра. Менә шулай баганадан баганага, таштан – ташка ял итә итә, Әрә тавына килеп җитәбез. Бу тау бик озын, артык крута түгел. Юлы да әйбәт. Монда чын авыл юлы. Йомшак җир, аяк астында вак ташлар юк. 
– Малайлар, ардыгызмы? – ди абыем Фәрит.
Бер тавыштан, юк, дибез. Әмма тавышларыбыз ясалма булып чыга. Чынлыкта арыганбыз. Монда бит 20-25 чакрым чамасы. Менә бит әткәчем әнкәчемне кайда килеп тапкан!
Фәрит абыем безгә аңлата. 
– Сез беләсезме соң, – ди ул.
– Юк, абый, – дибез.
Рәмзи Карашәмле
(Дәвамы бар).

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: