Яшел Үзән

«Ирем кая – мин шунда!»

Ничә тапкыр «каенана-каената» сүзен кулланып, әңгәмәдәшемне шулай әйтергә этәрсәм дә, аралашуыбызның ахырына кадәр «әни-әти»дән башканы ишетә алмадым. Бераз шаккатсам да, бу яшь киленгә соклану һәм хөрмәт хисем бик күпкә артык иде. Үзен тудырган һәм тәрбияләп үстергән анасына да исеме белән генә эндәшүчеләр бик күп хәзер. Ә Гөлнараның иренең әти-әнисен ихтирам итүе генә түгел, хәтта яратуы сөйләвеннән сизелеп тора.

Хәзерге заманда авыллар яшь гаиләләргә кытлык кичерә. Шулай да, мәктәп бусагасыннан өлгергәнлек аттес татын кулына тотып чыккач та шәһәргә юл алучылар арасында, авылдан беркая да китмим, диюче «соңгы могикан»нар да очрап куя. Бик тә, бик тә сирәк, әлбәттә, әмма бар. 
Шундыйлардан, мәсәлән, Юынчы егете Илфир Сәгыев. Мин авылдан беркая да китмим, дип, кырт кискән. Насыйп яры – Гөлнарасы да табылган, бер-бер артлы тупырдашып ике уллары – Рамазан белән Зиннур да дөньяга килгән. Туган якка, туган нигезгә мәхәббәтне авылның киләчәксез, перспективасыз булуы да, яхшы хезмәт хаклы эшнең, балаларга бакча һәм мәктәп булмавы кебек проблемалар да баса алмаган. 
Социаль челтәрләр, телефон аша танышулар яхшыга алып бармый дип, күпме генә чаң каксак та, язмышыңа язылганны сызып ташлап булмый. Вертуаль дөньяда табышып, аралашкан һәм кавышып гаилә корып матур гына яшәүчеләр хәзер бик күп. Нишләтәсең, дөньясы шуңа корылган бит. Татар Танае кызы Гөлнара белән Илфирның да танышуы заманча.
– Минем телефон номерын уртак танышыбыз Илфирга биргән. 1 май көнне, сезнең белән танышырга мөмкинме, дигән СМС килде, – дип елмаеп искә ала ул язмышында хәлиткеч көннәрне Гөлнара, – мин, әлбәттә, чынга алмадым, кемдер шаярта дип кенә уйладым. Очраштык. Ошаттык, ахрысы, инде бер-беребезне. Берәр елдан соң никах укыттык. Мин ул вакытта Казанда поликлиник
Тулырак газетабыз битләреннән укый аласыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: