Яшел Үзән

Ирек Миннәхмәтов "Татспиртпром"га генераль директор итеп билгеләнде

Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков "Татспиртпром" ачык акционерлык җәмгыятенә яңа җитәкче - Ирек Миннәхмәтовны тәкъдим итте.

Ирек Миннәхмәтов моңа кадәр Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгын җитәкләде.

Белешмә өчен: Ирек Миннәхмәтов Казанда туган. 2003 елда Казан дәүләт финанс-икътисад институтын, 2008 елда Казан дәүләт университетын тәмамлый. 2000-2010 елларда "Чыңгызхан" ширкәтен җитәкләде. 2008-2010 елларда - Казан шәһәр Думасы депутаты. 2010-2012 елларда - "Татспиртпром" оешмасының генераль директоры урынбасары. 2012 елның августында "Татмедиа"ның генераль директоры вазифасына билгеләнде. 2012 елның октябрь аеннан - Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе.

Материал http://intertat.ru сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: