Яшел Үзән

Җир – табигый байлык

Җир караганны һәм саклаганны ярата. Теләсә ничек ыргытылган чүп-чар аның иң беренче дошманы булып тора. Бүген пычраткан җир иртәгәсе көндә безнең үзебездә үк кире чагылыш табарга мөмкин. Шуңа күрә җир законнары яшәп килә һәм аны контрольдә тотучы дәүләт органнары бар. Һәм бу дөрес тә, кирәк тә. -Җир законын бозуның иң...

Җир караганны һәм саклаганны ярата. Теләсә ничек ыргытылган чүп-чар аның иң беренче дошманы булып тора. Бүген пычраткан җир иртәгәсе көндә безнең үзебездә үк кире чагылыш табарга мөмкин. Шуңа күрә җир законнары яшәп килә һәм аны контрольдә тотучы дәүләт органнары бар. Һәм бу дөрес тә, кирәк тә.

-Җир законын бозуның иң таралган төренең берсе - аны каты көнкүреш калдыклары белән пычрату, -дип сөйли бу уңайдан "Россельхознадзор"ның Татарстан буенча җир күзәтчелеге бүлеге инспекторы А.Ягъфәрова. - Нәтиҗәдә җир пычранып кына калмый, ә туфракның уңдырышлы катламы тыгызлана, су һәм һава үткәрүчәнлеге бозыла. Җиргә кагылышлы законнарны бозган өчен административ җәза каралган. Әйтик, физик затларга ул - 1 меңнән алып 1,5 мең сумга кадәр, вазифадагы затларга - 2 меңнән алып 3 мең сумга кадәр, юридик затларга 40 меңнән алып 50 мең сумга кадәр булырга мөмкин. Моннан тыш РФ Җир кодексының җиргә салынган зыянны каплауга кагылышлы маддәләре дә бар. Анда авыл җирлекләрендә халыктан чүп-чар җыюны һәм чыгаруны, муниципаль берәмлек территориясен чистартуны оештыру җирле үзидарә органнары карамагында булырга тиешлеге дә каралган.

"Россельхознадзор" инспекторы А.Ягъфәрова аңлатуынча, агротехник, агрохимик, фитосанитар һәм эррозиягә каршы чараларның тиешенчә уздырылмавы шулай ук туфракны бозуга китерә . Кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре туфрак уңдырышлылыгы стандартларын белми. Шул сәбәпле туфракка ашлама авыл хуҗалыгы культурасына карап кертелми.

Язманың тулы вариантын газетаның 19 март саныннан укый аласыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: