Яшел Үзән

Җир Шарында 13 һәм 14 октябрьдә магнит давылы көтелә

Магнит давылы тәэсире 11, 12 һәм 15 октябрь көннәрендә дә сизелергә мөмкин.

Синоптиклар 13 һәм 14 октябрьдә магнит давылы көтелүен җиткерә. Бу хакта "РИА Новости"га "Фобос" һава торышы үзәгеннән хәбәр иткәннәр.

Моннан тыш, магнит давылы тәэсире 11, 12 һәм 15 октябрь көннәрендә дә сизелергә мөмкин. Белгечләр сүзе буенча, "кояш җиленең яңа порциясе чираттагы магнит давылы сәбәбе булып торачак". Магнит давылы элемтә чаралары эшенә тәэсир итәргә мөмкин.

Һәлакәтләр саны артырга, техник җитешсезлекләр чыгуы ихтимал, дип хәбәр итә «Татар-информ» «Звезда» телеканалына сылтама белән. Моннан тыш, метеобәйле кешеләрнең бу вакытта хәле начарланып китүе күзәтелә.

Кояштагы көчле шартлаулар сентябрь аенда булды, дип хәбәр ителгән иде. Сәламәтлек саклау министрлыгы бу күренешнең россиялеләр сәламәтлегендә чагылмаган дип белдерә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: