Яшел Үзән

Ипотекагыз булса, дәүләт 600 мең сумын кире кайтара икән [файдалы белешмә]

Бу Россия Хөкүмәтенең 2015 елның 20 апрелендәге 373 нче номерлы карары нигезендә башкарыла.

Әлеге ярдәм катлаулы финанс хәлендә калучыларга бирелергә мөмкин. Моның өчен казнадан 4,5 млрд сум акча бүлеп бирелгән.

Әлеге ярдәмнән бар кеше дә файдалана алмый, билгеле. Гаиләдә бер яки аннан да күбрәк балигъ булмаган балалары булучылар; бер яки берничә балигъ булмаган балага опекун булучылар; хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы гражданнар; инвалид яки инвалид балалары булучылар; югары уку йортының көндезге бүлегендә белем алучы, 24 яшькә кадәр булган кешенең торакта үз өлеше булучылар исә гариза язып, дәүләт ярдәменә дәгъвә кыла ала.

Әлеге программа нигезендә, кредит күләме 20 процентка кимергә мөмкин. Әмма сумма 600 мең сумнан артык була алмый.

Ярдәм исә төрле була ала. Калган бурычтан чигерү; ай саен түләүне киметү, яки кредит ставкасын азайту хисабына, түләү срогын 18 айга кадәр кыскарту. Әлеге чаралар өчен кредит алучы комиссия түләми.

Шунысын да истән чыгармаска кирәк, кредит алучыларның барысы да Россия гражданнары булырга һәм торак та безнең илдә сатып алынуы мөһим. Ипотека түләгәннән соң, һәр гаилә әгъзасына туры килгән керем региондагы яшәү минимумыннан 2 тапкыр артмаган булуы шарт. Бу күрсәткечләрнең 3 ай дәвамында саклануы да исәпкә алына.

Сатып алынган торакка да үз таләпләре бар. Монда 1 бүлмәле фатирның мәйданы 45 кв метр, 2 бүлмәленеке 65 кв метр, 3 бүлмәнеке 85 кв метрдан артмауга игътибар бирелә. Әлеге шарт күп балалы гаиләләргә кагылмый.

Торак бәясенә килгәндә, аның 1 кв метрының бәясе, төбәктәге торак бәясеннән 60 процентка да кыйммәт булмаска тиеш. Шул рәвешчә, «элиталы» йортлардан фатир алучыларга дәүләт ярдәм бирелми.

Программада 93 банк катнаша. Аларның исемлеген «Агентство по ипотечному жилищному кредитованию» сайтында танышырга була.

"Сбербанк" банкының "кайнар линиясе"ндә мәгълүм булганча, әлеге финанс оешмасы ипотекага кагылышлы өстә язылган дәүләт программасында дөрестән дә катнаша. Моның өчен "кайнар линия"гә шалтыратып, кредит алынган шәһәрдәге филиалның кредитларны түләү буенча бурычлары булучылар белән эшли торган бүлек телефонын алырга, яисә банкның сайтында күрсәтелгән анкетаны тутырырга кирәк.

"Абсолют банк" "кайнар линиясе"ндәге консультант та банкның дәүләт программасында катнашуын раслады. Моның өчен ул торакка ипотека бирү агентлыгына (агенство ипотечного жилищнего кредитования) мөрәҗәгать итәргә киңәш итте. "Анда барлык документларны да тупларга ярдәм итәләр. Аннан соң банкка мөрәҗәгать итәсе була", дип аңлатма бирелде.

КФУның идарә, икътисад һәм финанслар кафедрасы мөдире, профессор Игорь Кох фикеренчә, әлеге таләпләргә Россиядә һәр 2 гаиләнең берсе туры килергә мөмкин. "Әмма һәрвакыттагыча "су асты ташлары" булуы ихтимал", ди ул.

Сүз уңаеннан, дәүләт ярдәме алу өчен 30дан артык документ тапшыру шарт. Кайбер белешмәләр түләүле.

Программа исә 2017 елның 31 маена кадәр гамәлдә булачак.

Татар информ

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 23 октября 2017 в 14:24
    Защити себя!
  • Сез үз тормышыгыз белән канәгатьме?
    Проголосовало 53 человек
  • Авыр атлетлар кабат Яшел Үзәндә
  • Бакырчыда каз өмәсе
  • Яшел Үзән полициясе бәйрәм итте (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • Газовикларның риск зонасына васильеволылар да эләгә
  • Безнең кораблар Гарәп диңгезен иңли башлады
  • Маякта йозлэгэн казый жыелды. Нэрсэ булган???
  • МЕТЕОРда балалар өчен оештырылган ярыш
  • Юныс Сафиуллин белән очрашу кичәсе
  • 11 декабря 2017 в 14:29
    “Полукамушкалар” – милли мирасыбыз
    ТР Мәдәният министрлыгы боерыгы нигезендә Яшел Үзәндә “Француз акционерлык җәмгыяте”  заводының 1898 – 1900 елларда төзелгән торак йортлары  РФ халыкларының  мәдәни мирасы объектлары  реестрына кертелгән.
    41
    0
    0
  • 1 ноября 2017 в 10:53
    БЕЗ СЕЗНЕ КӨТӘБЕЗ! Белдерүләрегезне 5-67-02 телефоны аша яки Гоголь ур, 23а йортына килеп калдыра аласыз.
  • 8 декабря 2017 в 15:41
    Ләйсән Таишева ни өчен улына гадәти булмаган исем кушкан? Ел башында Ләйсән белән интервью эшләгәндә “Кайчан бәби алып кайтасыз?” – дип сораган идек, ул: “Кияүгә чыкканчы, кайчан кияүгә чыгасың?” – дип йөдәтә иделәр, хәзер игътибар бәбигә күчте. Малай яки кыз алып кайткач: “Аңа иптәшкә тагын берәрне алып кайтыгыз инде”, - дип йөдәтерләр. Бәбигә кагылышлы сорауга мин: “Кайчан туса – шунда була”, - дип җавап бирәм. Ул бит бер безнең теләктән генә тормый”, - дип җавап биргән иде.
    325
    0
    0
  • 9 декабря 2017 в 18:07
    Соңарган әманәт Авылыбызның үткәне турында истәлекләр туплаганда күп кенә материалны Рабига апа Дәминовадан яздырып алган идек. Ул сугыш елында һәм соңрак та авыл Советы рәисе булып эшләгәнгә, авылның яшәешен, сулышын белгән кеше. Мәктәптәге очрашуларда аның төгәл көне-сәгате белән хәтерләп әйткән, сөйләгәннәре күз алдымда.
    268
    0
    3
  • 9 декабря 2017 в 20:22
    Әйдәгез, тормышны сайлыйк! Хәрәкәттә – бәрәкәт, диләр. Бу, чынлап та, шулайдыр. Дәү әниемнең сеңлесе 105 яшендә дөнья куйды. Шул орчык кадәр, катырак җил чыкса, очып китәрдәй карчыкның тик торганын хәтерләмим. 100 яшенә кадәр үзен-үзе карап, мунчасын ягып, тавыклар асрап яшәде. Сиксәненче дистәне ваклаучы кызын гел «утырма, йөр, йөрмәгәнгә авырта синең ул аякларың» дип тиргәр иде.
    180
    0
    0
  • 9 декабря 2017 в 12:32
    Яшел Үзән районында “Лексус” һәм йөк машинасы “маңгайга-маңгай” бәрелешкән Юл һәлакәте Яшел Үзән районында М7 федераль трассаның 746нчы чакрымында булган.
    166
    0
    0
  • 9 декабря 2017 в 15:02
    Яшел Үзән шәһәрендә истәлекле вакыйга 16 ел элек нигез салына башлаган һәм бөтен шәһәр халкы, предприятиеләр ярдәме белән төзелеп сафка баскан һәм шәһәрнең архитектура үзәгенә әверелгән үзәк мәчет - Җәмигъ мәчете рәсми ачылды.
    165
    0
    2
  • 9 декабря 2017 в 11:17
    Салават Фәтхетдинов быелгы «Татар җыры»нда катнашу турында: «Минем башка анда чыгыш ясарга теләгем юк» Былтыр узган «Татар җыры» башкалардан аерылып торды: берьюлы ике «барс» алганнар булды, мәрхүмә Хәния Фәрхигә беренче «барс»ын кабат тапшырдылар һәм... тамашада Салават Фәтхетдинов чыгыш ясамады. Ул көнне эстрадабыз мэтры Мәскәүдә сольный концертын куйды. Әлбәттә, аның булмавы күпләрне шаккатырды.
    150
    0
    0
  • 8 декабря 2017 в 11:59
    «Татар Авылы»на – Президент гранты Исак авылында урнашкан «Татар Авылы» этнографик музее РФ Президенты грантына лаек булды.
    126
    0
    0
  • 8 декабря 2017 в 08:25
    Яшел Үзәндә Җәмигъ мәчете ачыла Тантанада мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Яшел Үзән район башлыгы Александр Тыгин һ.б. катнаша.
    108
    0
    0