Яшел Үзән

Инвалидны вагонга вокзал хезмәткәре утырта

Инвалидларга поездларга утыру үзе бер зур проблема. Аны башына төшкән кеше генә белә. Андый категориядәге гражданнарга ярдәм күрсәтү турында законнар ни сөйли икән?

Әйе, чынлап та, бар икән ул андый закон. Моны безгә Яшел Үзән прокурорының өлкән ярдәмчесе Максим Мөхәммәдиев аңлатты. «Россия Федерациясе Тимер юл уставы» Федераль законының 80,1нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында»гы 2017 елның 1 маендагы 85нче-ФЗ федераль законы инвалид кешене поездга утыртуны тимер юл перевозчигы белән инфраструктура хуҗасына йөкли. Моңа кадәр инвалидны поездга утырту инфраструктура хуҗасына гына йөкләнгән булган. Шуңа күрә перевозчикның җавапсызлыгы аркасында инвалидларга уңайлы шартлар тудыру буенча бер эш тә эшләнмәгән.
Законнарга үзгәрешләр кертелү сәбәпле бу проблеманы ике як та өстәмә түләүсез хәл итәргә тиеш. Ягъни вокзалларда түбән торган платформадан вагонга утыртканда күтәртү механизмнары булмаганда вокзал хезмәткәрләре инвалидны вагонга утыртуны оештыра һәм аларга инфраструктура хуҗалары ярдәм итә. Вагоннан төшерү шундый ук тәртиптә алып барыла.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: