Яшел Үзән

Инновация һәм яшьләр үзәге дә җитәкчебезнең ныклы игътибарында

Тиздән бу бина шәһәр яшьләр үзәге булачак. Район җитәкчесе ассызыклаганча, биредә булган түгәрәкләр һәм секцияләр, шулай ук, ял итү берләшмәләре сакланырга тиеш.

–Миңа яшьләр үзәге ачылганнан соң, балалар түгәрәкләренең эшчәлеген туктатырга теләүләре турында мәгълүмат ишетелде. Бирегә йөргән һәр бала алга таба да шөгыльләнәчәк. Алар – безнең балалар һәм алар өчен һәрьяклап үсеш шартлар тудырырга тиешбез. Шуңа күрә без конструктив чишелеш табачакбыз, – диде Михаил Афанасьев.

 

Предприятиеләрне карау кысаларында республика баланс комиссиясе Серго исемендәге заводта булды. Район җитәкчелегенә һәм комиссия әгъзаларына, шул исәптән, медицина әһәмиятендәге суыткычлар да тәкъдим ителде.

Предприятиеләр исемлегенең иң тәмлесе – Яшел Үзән икмәк комбинаты. Комиссия әгъзаларына тортларның һәм пирожныйларның ничек эшләнүен күрергә, шулай ук аларның кайберләреннән авыз итү бәхете дә елмайды.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: