Яшел Үзән

Җинаятьчелек караклар һәм мошенниклар исәбенә арта

Яшел Үзән районы эчке эшләр бүлеге җитәкчесе, полиция полковнигы Айрат Ханбиков журналистлар белән очрашып, 2019 елның тугыз аена нәтиҗә ясады.

Анализ ясау бүлеккә мөрәҗәгать итүчеләрнең дә, җинаятьләрнең дә артуын күрсәтә. Мөрәҗәгать итүчеләр 33449га җиткән. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 48,7 процентка артык. 

Алтын һәм акча –  караклар «җимеше»
–Яшел Үзән башка районнардан бакча-дача җәмгыятьләренең бик күп булуы белән аерыла һәм ул җинаятьчелек торышында чагылыш таба, – дип сөйли Айрат Ханбиков. – Аларның күбесендә сак хезмәте тиешле дәрәҗәгә куелмаган. Ә кылынган җинаятьләр турында безгә хәбәр бик соңарып килә. Бу, әлбәттә, аларның ачылышына комачаулый. Машиналардан, фатирлардан урлаулар күп теркәлә. Каракларны хәзер көнкүреш техникасы түгел, ә алтын, акча кызыктыра. Тагын бер проблема – телефон мошенниклары. Ялганчылар Айпи телефония, кәрәзле элемтә һәм Интернет челтәрен кулланып эш итә. 26 сентябрьдә шундый дүрт хәбәр алынды. Банк «хезмәткәре» шалтыратып, аларның исәп-хисабыннан кемнеңдер санкцияләнмәгән акча алырга маташуы турында хәбәр итә. Нәтиҗәдә, зыян күрүчеләр мошенниклар исәбенә акчаны үзләре күчерә. Сентябрьдә бер хатын-кыз мошенникларның «резерв» исәбенә 130 мең сум акча күчереп алдана. Тагын бер яшел үзәнле банк картасының бөтен мәгълүматын әйтеп, 61 мең сум акчасыннан колак кага. Корбаннар үзләренең тәртибен «гипноз астына эләгү» белән аңлата. Чынбарлыкта, бу аферист-психологлар эше. 

Челтәрле кибетләр гастролерлары 
– Бигрәк тә челтәрле кибетләрдә урлаулар күп (52дән 116га кадәр арткан). Караклар нинди генә юллар уйлап тапмый. Сәүдә ноктасына алар индикаторлар «укый алмый» торган махсус куртка киеп керергә, яисә урланган әйберләре белән сатучы тарафыннан тотылып та, каршылык күрсәтеп чыгып качарга мөмкин. Безнең шәһәргә махсус урларга килгән гастролерлар тотыла. 4 сентябрьдә патруль-пост хезмәткәрләре Фрунзе урамындагы кибеттән ашамлыклар урлап алып чыккан казанлыны һәм Ленин урамындагы супермаркетны талаган Бөгелмәдә яшәүчене тоткарлады. 

Тугыз айда 16 үтерү 
– Үтерүгә бәйле җинаятьләрнең барысы да ачылды. Әлеге очраклар, гадәттә, өйдә спиртлы эчемлекләр кулланганннан соң ,туганнар һәм танышлар арасында чыга. 
6 сентябрьдә Васильевода хәмер тәэсире астында элек хөкемдә булган 41 яшьлек ир үтерү нияте белән 33 яшьлек шешәдәшенең муенына пычак кадый. 
10 июльдә шәһәрнең Чапаев урамында, градуслы эчемлек тәэ сирендә, элек хөкемдә булган 34 яшьлек хатын-кыз сөяркәсенең муенына 2 тапкыр пычак кадый. 
Еш кына чит ил гражданнары арасында да ызгышлар чыга. Менә шулай, 13 майда Почта урамында Таҗикстаннан килгән 27 яшьлек ир мәете табыла. Оператив-тикшерү эшләреннән соң, моның буенча Таҗикстаннан килеп ПФМКда эшләүче ике ир тоткарлана. 
Территорияләргә бүлеп караганда, җинаятьләр, бигрәк тә, Осиновода, Васильевода һәм шәһәрдә арта. Норлатта, киресенчә, кимегән. 

Һөҗүм ясаучылар тотыла
Агымдагы елда 14 һөҗүм ясалып, бу сан узган елның шул чорыннан 6 очракка күбрәк. 
14 сентябрьдә Дубровка авылындагы кибеткә битенә шарф урап, кулына арматура тотып бер ир килеп керә. Пычак белән янап, ул аннан 12 мең сум акчаны талап алып чыгып китә. Оператив-эзләнү чаралары нәтиҗәсендә, моның буенча Яшел Үзәндә яшәүче, элек хөкем ителгән 22 яшьлек ир тотылды. 
9 гыйнварда К.Маркс урамындагы йорт фатирына коралланган билгесез кешеләр килеп керә. Алар хуҗаның башына пневматик пистолет терәп, акча таләп итә. Ашамлыклар һәм тузан суырткычны алып чыгып китәләр. Оператив эзләнү нәтиҗәсендә, моның буенча элек хөкемдә булган 24 һәм 31 яшьлек ике яшел үзәнле тоткарланды. 

– Полицейскийлар һәр мөрәҗәгать буенча урынга чыгарга тиешме-юкмы?
– Әлбәттә, безгә килгән һәр мөрәҗәгать һәм хәбәр теркәлеп барса да, без аларның барысына да бармыйбыз. Чөнки башка күзәтчелек органнары да яшәп килә. Һәр чакыру да безнең компетенциядә булмаска мөмкин. Әмма яшәүчеләр, нинди генә проблема туса да, иң беренче чиратта полициягә мөрәҗәгать итә. Хатыны өенә кертмәсә дә, яисә эт-мәчеләрне коткарырга кирәк булса да, күршесе суга батырса да безнең хезмәт номерын җыялар. Җаваплылыкның бер өлешен безнең өскә аударалар. Ялган чакырулар өчен җаваплылык каралуын да онытмаска кирәк.

Кадрлар 
– Эчке эшләр органнарында хезмәт итәргә теләүчеләр үзләрен төрле юнәлештә сынап карый ала. Полициягә хезмәткә 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге РФ гражданнарын чакырабыз. Кандидатларга сәламәтлеге торышы буенча аерым таләпләр куела, психолог тестын узарга кирәк була. Сержант составы өчен белем дәрәҗәсе – урта, офицерларга урта махсус яисә югары белемнән түбән булмаска тиеш. Хезмәт хакы беренче елында 35 мең сум булса, 5 елдан соң ул арта. Агымдагы елның 1 октябреннән окладларның артуы көтелә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: