Яшел Үзән

Илсөя Бәдретдинова: «Мин – яшәргә тиешле кеше түгел»

– Балачагым  бөтен кешеләрнеке кебектер. Авыл кызы бит. Апайлардан калган күлмәкләрне киеп үстем. Боттан резиновый итек иде. әйе, боттан, хәтта аяк бөкләнми иде.

Көтү көттек. Әле ул чират атна саен килә дә җитә, килә дә җитә иде. Иң яратмаган хайваным – сыер, мин сөт белән чәй дә эчә алмыйм. Чөнки бөтен балачагым шул сыер артыннан чабып үтте. Башкалардан бер генә аерма: мин сигез айдан туган. Мин – тулы түгел. Яшәргә тиешле кеше түгел. Февраль аенда туганмын, алай да тулы түгел. 1800 грамм авырлык, ике үпкәдә дә начар чир белән... Бик озак вакыт ясалма сулау аппаратында ятканмын. Әни сөйли... «Беркөнне табиблар минем яныма керделәр дә: «Гөлсинә апа, син елама. Без сиңа моны әйтергә тиешбез. Кызың мөстәкыйль рәвештә сулый алмый һәм алмаячак та. Бүген без аны аппараттан өзәбез. Әкерен генә өегезгә кайтыгыз. Бүгеннән дә кызың калмас, үләр. Авырлыгы да юк, сулый да алмый...» Әни кайткан. Әтинең самогонын җылыткан, шуны миңа сөрткән дә, одеал белән төргән. Аннары, урамга чыгып йөгергән. 6 сәгать өйгә керә алмадым дип сөйли иде әнкәй.   «Кызым, бәхил бул инде», – дип әнкәй юрганны ачканда, мин ашарга сорап акырып елап ятканмын икән. Әнигә: «Минем ашыйсы килми иде, эчәсе килә иде! Алты сәгать самогон эчендә ятып кара әле?!» – дип әйттем дә, көлдек рәхтләнеп.   Менә шулай... Туганнан бирле тормышка ябышып яшим. Һәм табиблар яшәми дигән шул кызга быел 38 яшь тулды.

Шәһри Казан http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/ilsya-bdretdinova-min-tuly-tgel

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: