Яшел Үзән

Җилне дә җилкәнлиләр

Илебез гомер-гомергә спорт ягыннан алдынгы булды. Нинди төрен алсаң да - аңлаешлы, телгә, аңга ятышлы алар.

Тик соңгы елларда әйткәндә тешне ватарлык, ишеткәч тә мәгънәсен аңламый, «моны нәрсә белән ашыйлар икән», дип уйга батырырлык, әллә нинди исемле ярыш атамалары артканнан-арта бара. Дөнья белән бергә атлыйбыз, яшьләребез батыр, яңалык аларны магнит кебек үзенә җәлеп итә. Әйтелеше авыр, дип тормыйлар, әйтәләр дә, өйрәнәләр дә, ярышлар оештырып, призлы урыннарны да яулыйлар.
Бу юлы сүз сноукайтинг турында. Бусы ни дигән сүз инде тагын? Бу - актив ял итүнең һәм экстремаль спортның бер төре. Һәм ул сноуборд яки чаңгыда тартып баручы кайт (таякка беркетелгән җилкәнсыман спорт һава еланы) яисә парашют ярдәмендә тигез һәм таулы өслектә шуудан гыйбарәт. Сноукайтинг карлы салкынча кыш һәм оптималь җил шартлары булган төньяк илләрдә киң таралган.
Инде аңлавыгызча, әлеге спорт төре өчен безнең климат менә дигән! Үзе суык, үзе карлы, үзе җилле. Тулы бәхет өчен тагын ни кирәк?! - дип сөйли сноукайтинг ярышында җиңүчеләрнең берсе Инсаф Гыйсмә­туллин. Дөрес! Читтән кергән бу спортны үз итәргә өлгереп, шуның белән шөгыльләнүчеләр кирәк. Бар андый кайнар йөрәкле егетләр бездә! Күптән түгел Яшел Үзән тарихында беренче тапкыр паром кичүендә, әлеге спорт төрен халыкка белгертү һәм популярлаштыру максатыннан, слалом (чаңгыда елан кебек шуу) һәм курс-рейс (иң катлаулы юнәлеш: зур тизлектә кайт белән идарә итү) дисциплиналарында көч сынашу булды. Анда слалом буенча I урын - Андрей Алмазов, II урын - Максим Бусыгин, III урын Александр Бариновка бирелде. Ә сноубордлы курс-рейс төрендә I урынга - Александр Баринов, II урынга Максим Бусыгин һәм III урынга Алексей Шәрипов лаек булды. Чаңгылы курс-рейста I урынны - Инсаф Гыйсмәтуллин, II урынны - Андрей Алмазов, ә III урынны Павел Страшненко алды. Афәрин, егетләр! Тиздән олимпиада уеннарына кертеләчәк бу ярышны рәисе Павел Страшненко булган «Лоц­ман» яхта клубы оештырды. Бөтен чараның чыгымнар таләп итүен һәрберебез аңлый. Катнашучыларны да буш кул белән җибәрәсе килми бит әле. Бу юлы «Клевая мебель» йорт җиһазлары студиясе киң күңеллелек күрсәткән. Безнең якларда әле яңа борын төртеп килүче бик кызыклы һәм экстремаль спорт төрен халыкка белгертүгә ярдәм иткән өчен рәхмәт аларга.
Сноукайтинг кешегә җилне үз ихтыярына буйсындыру мөмкинлеге бирә. Бу парашют һәм такта тылсымчылары киләчәктә тагын ниләр уйлап табарлар икән? Шулай да бер нәрсә ачык: бу спорт төре кешенең яңа физик мөмкинлекләрен ачарга һәм табигатьнең көчле стихиясе - җилне җилкәнләргә булыша.
Гөлнара ВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: