Яшел Үзән

Илназ Баһ: «Гаиләдә эш бүлешмибез»

Ноябрь ахырында «Пирамида» концертлар залында Илназ Баһның «33 яшькә - 33 җыр» дип исемләнгән тамашасы узды. Аның бай репертуарына, ишле гаиләсенә карап, бер дә 33 яшь бирмәссең. Җитез, уңган һәм тырыш ул.

- Илназ, яңа елга аяк бастык. 2016 ел синең өчен нинди ел булды? 2017гә нинди өметләр баг­лыйсың?
- Бик шәп ел булды. Беренчедән, гаиләбез тагы да тулыланды - өченче улыбыз туды. Рәхәтләнеп иҗат та иттек. Финанс ягыннан авырлыклар булмады. Бер көн дә авырып ятмадым.

2017 елдан нәрсә көтәм? Әл­бәттә, сәламәтлек сорыйм. Эш күп булсын. Әллә нинди зур планнар кормыйм, сау-сәламәт кенә булыйк.

- Малайлар ничек соң? Өйдә Гүзәлгә ярдәм итәсезме?
- Үсәләр, Аллага шөкер! Ул бит бер Гүзәлнең генә түгел, ә гаилә бурычы, шуңа, әлбәттә, бергәләп карыйбыз. Бездә: «Бу - хатын кыз эше, бу - ир-атныкы», - дигән әйбер бөтенләй юк. Кирәк икән, өен дә җыештырам, ашарга да пешерәм. Гүзәл кечкенәләре белән өйдә булгач, өлкәнен балалар бакчасына үзем йөртәм. Ничек тә, Гүзәлгә авырга туры килмәсен, дип тырышам.

- Балаларыма тиешле тәрбия бирә алмам дигән курку хисе бармы?
- Әти булганчы ук бу сорау мине борчый иде, әле дә хафаландыра. Дөресен генә әйткәндә, куркып яшим. Бүген балалар безгә караганда да акыллырак булып туа. Заман да үз таләпләрен куеп тора. Үзебез дә балалар белән бергә үсәбез.

- Балаларга исемнәрне кем сайлый?
- Кыз туса - мин, малай туса, хатын сайлый дигән сөйләшү бар иде. Тик менә миңа чират һаман җитми тора.

- Гаиләгез матур, күз тимәсен. Буйдак, үз тиңен эзләгән егетләргә хатын сайлауда киңәшегезне бирерсез бәлки? Мәхәббәт гомерлек булсын өчен нәрсә эшләргә кирәк һәм нәрсә эшләргә ярамый?
- Акыл сатарга яратмыйм... Мәхәббәтсез берничек тә булмый. Ул чибәр, ул матур дип кенә өйләнү - дөрес түгел. Акылдан тыш, йөрәк тә хәл итәргә тиеш. Ә кавышкач иң мөһиме - ышану. Бер-береңә ышану, тугрылык -гаиләдә төп фактор. Сүз дә юк, синең хатыныңнан да итагатьлерәк кеше, тормыш юлында аннан да матурракны очратуың бар, акыллырагы да бардыр. Беребез дә идеаль түгел бит. Әмма теләсә кемгә гашыйк булып, аң югалтып йөрергә кирәкми. Бу соклану гына булып калсын һәм аны ничек тә, гаиләне саклап калу өчен, җиңә белергә кирәк.

- Концертларда, банкетларда эшләгәндә балаларыгыз кем белән кала?
- Нянябыз бар. Әмма аңа озак вакытка калдырып китмибез. Моның балаларга психологик яктан авыр булуын яхшы аңлыйбыз. Әтиме, әниме - балалар янында берсе һәрвакыт булырга тиеш дип саныйм. Нык мөһим эшләр булса гына балалар белән няня утыра. Өчесен дә калдырып киткән чак була. Аларны тыеп тоту авыр бит. Өч малай - өч төрле холык. Бергә утыртып ашату да бик җиңел эш түгел: өстәлдән берсе торып китсә, калганнары да аңа иярә. Ә аннары, зуррагы үртәргә, котыртырга да ярата.

- Няняны Гүзәл сайладымы? Сез бу эштә катнаштыгызмы?
- Аны без танышлар аша таптык. Очрашуга Гүзәл үзе барды. Хатын-кыз хатын-кызның психология­сен яхшы белә, яхшырак аңлый. Яхшы педагог, балалар белән уртак тел табардай ханым икәнен аңлагач, хатын аннан шундук канәгать калды. Һәм әлегә ышанычларыбызны аклап килә, алга таба да шулай булсын иде.

Чыганак - Шәһри Казан

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 17 февраля 2018 в 18:00
    Бакырчы шаккатыруын дәвам итә Бакырчыда кабат зу-у-ур бәйрәм! Мондый бәйрәмнең моңа кадәр бу авылда узганы юк иде әле. Чөнки биредә шугалак әле генә барлыкка килде. Шуңа да бу чараны яше дә, карты да, бала-чагасы да, бердәм булып, шатланып көтеп алды.
    96
    0
    0
  • 17 февраля 2018 в 17:13
    Фәнис Җиһаншаны аздан гына төрмәгә утыртмый калганнар Камал театры артисты Фәнис Җиһанша шушы арада ерак сәфәрдән кайтып төште. Артист Хуҗа Насретдин образында дөньяның төрле илләрендә сәяхәтен дәвам итә. Бу юлы аның тукталышы Дубайда булган.
    54
    0
    0
  • 17 февраля 2018 в 15:54
    Күңелемдәгесен әйтәм Татар Әҗәле белән Карашәм авылы арасындагы 2-3 чакрым юл бик начар хәлдә, инде күптән ремонт күрмәгән. Кышын ярый әле, катырып, кар белән тигезләнә. Ә яз һәм көз айларында күрмәгәнне күрәбез инде – нык җәфаланабыз. Ел да халык җыенында бу сорауны күтәрәбез, әлегә файдасы юк.
    69
    0
    0
  • 17 февраля 2018 в 14:05
    Яшел Үзәндә Бөтенроссия турниры Яшел Үзәндә «Динамо» Бөтенроссия җәмгыятенең 95 еллыгына багышланган чирәм хоккее буенча ачык Бөтенроссия турниры булды. 11-13 яшьлек кызлар арасында турнир Яшел Үзәннең «Маяк» спорт комплексы манежында үткәрелде.
    21
    0
    0
  • 17 февраля 2018 в 12:52
    Утырып уйлар уйладым... Кыска гына язылган мәкаләмә, зурдан кубып, Туфан абый Миңнуллинның канатлы фразага әйләнгән тирән эчтәлекле сүзләрен исем итеп куярга батырчылык иттем.
    28
    0
    0
  • 17 февраля 2018 в 11:21
    Иң гади һәм ачык сайлаулар Татарстанда территориаль һәм участок сайлау комиссиясе әгъзаларын укыту семинарлары сериясе башлана.
    22
    0
    0
  • 17 февраля 2018 в 09:59
    Сәламәтлек әлифбасы Кай вакытта башымда кыр­мыскалар йөгерешкән кебек тоела. Сәбәбе ни икән?
    43
    0
    0
  • 16 февраля 2018 в 21:10
    Рентген тикшерүләрен кайда узарга була? Яшел Үзән үзәк район дәваханәсенең Консультатив-диагностика поликлиникасында ремонт эшләре башлану сәбәпле, 2018 елның 14 февраленнән рентген кабинеты ябылды.
    46
    0
    0
  • 16 февраля 2018 в 16:24
    Александр ТЫГИН: «ҮЗ ӨЕГЕЗГӘ БУЛСА, ДӘҮЛӘТ БИРӘМ ДИП ТОРГАН АКЧАДАН КОЛАК КАКМАС ИДЕГЕЗ!» Норлат авыл җирлегендә авыл җыены һәрвакыттагыча тыныч узды. Зур кунак – тр дәүләт советы депутаты Юрий Камалтынов та норлатлыларның сабырлыгына, тынычлыгына сокланды. Димәк, проблемалар булса да, хәл ителә, дигән сүз.
    201
    0
    0
  • 16 февраля 2018 в 14:55
    Сез икегез – бербөтен Мәхәббәт мәхәббәт инде ул, Һади Такташ әйтмешли, һәрбер йөрәк аны үзенчә яңарта. Әлеге татлы, ихлас хистән башка гомер кичерүләре мөмкинме икән?!
    199
    0
    0
  • 16 февраля 2018 в 13:40
    Ятимнәргә тиешенчә түләнмәгән Прокурор күзәтчелегенә бу юлы Яшел Үзән муниципаль район башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге эләккән.
    78
    0
    0
  • 16 февраля 2018 в 11:30
    Мәктәптә укучылар сугыша Агымдагы елның 24 гыйнварында шәһәр мәктәпләренең берсендә III сыйныф укучылары арасында ызгыш чыгып, шуларның берсе тән җәрәхәтләре алган.
    148
    0
    0
  • 16 февраля 2018 в 09:44
    Маммография тикшерүләре узу кабинеты эше туктатыла Хөрмәтле Яшел Үзән районы һәм Яшел Үзән шәһәре халкы!
    137
    0
    0
  • 23 октября 2017 в 14:24
    Защити себя!
  • Бакырчыда Мәүлид бәйрәме
  • Яшел Үзән пассажир автотранспорт предприятиясендә ничек бәйрәм иттеләр?
  • Авыр атлетлар кабат Яшел Үзәндә
  • Бакырчыда каз өмәсе
  • Яшел Үзән полициясе бәйрәм итте (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • Газовикларның риск зонасына васильеволылар да эләгә
  • Безнең кораблар Гарәп диңгезен иңли башлады
  • Маякта йозлэгэн казый жыелды. Нэрсэ булган???
  • МЕТЕОРда балалар өчен оештырылган ярыш
  • Юныс Сафиуллин белән очрашу кичәсе
  • 17 февраля 2018 в 08:17
    Ничек түлисез, шулай яшисез!
    Әйшә мәдәният йортында узган җыенга килгән халыкны аз иде дип әйтеп булмый, сораулар да шактый яңгырады. Димәк, халык җирле хакимият ярдәменә өметләнә, битараф түгел. Әле ике ай гына авыл җирлеге башлыгы булып эшли башлавына карамастан, Радик Галәвиев авылдашлары алдында 2017 елга хисап тотты. Очрашуда район башлыгы Александр Тыгин да катнашты.
    79
    0
    0
  • 16 февраля 2018 в 10:32
    ТРЕБУЕТСЯ - администратор-кассир 1/2. 1500, соц.пакет, вахта. Деревня Исаково.
  • 6 февраля 2018 в 15:35
    Ачкычлар табылды Столичная 2а йортының бишенче подъезды янында ачкыч табылды⚠
  • 1 ноября 2017 в 10:53
    БЕЗ СЕЗНЕ КӨТӘБЕЗ! Белдерүләрегезне 5-67-02 телефоны аша яки Гоголь ур, 23а йортына килеп калдыра аласыз.