Яшел Үзән

Җилкәнне дә йөгәнли яшь егетләр, яшь кызлар

Зөя утравында 10 - 12 июньдә яшүсмерләрнең җәйге «Кубок Возрождения» җилкәнле регатасы булды.

Ул Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев потранажында ТР җилкәнле спорт федерациясе тарафыннан 2014 елдан бирле, Россиядә бу төр спортны үстерү максатыннан уздырыла.
Табигатьнең көчле стихия­ләре су һәм җилне үз кубызларында «биетергә» батырчылык иткән кыю яшьләргә карата ихтыярсыздан соклану һәм хөрмәт уяна. Регатада «А.М.Горький исемендәге завод»ның «Дельфин» яхта клубының яшь яхтсменнары мондый стартларда актив катнаша һәм узган ярышларда призлы урыннарны да яулаганнар.
- Мин биредә инде өч ел шөгыльләнәм. Бик ошый, чөнки монда йөри башлаганнан бирле физик яктан ныгыдым, ихтыяр көчем артты. Экстрим. Адреналин. Дуслар. Әйе, ярыш­лар вакытында көндәшләр булсак та, мондый көннәрдә без бердәм. Башка бер спорт төре дә бу кадәр эмоция бирми торгандыр, - ди нәкъ регата башланган көнне 12 яшен тутыр­ган Тимур Габбасов.
Өч көн барган ярыш ике категория - кече һәм зуррак яшьтәгеләр арасында «Оптимист», «Кадет», «Луч» һәм «420» класслы яхталарда барды. Һава торышы да, алдан сөйләшенеп куелган, диярсең, (кыска вакытлы яңгырны исәп­ләмәгәндә) җилкәннәр өчен бик уңай булды. Бер яктан уйлап карасаң, бу спортны көч - егәрле, мускуллы егетләр генә сайларга тиеш кебек. Ә чынлыкта - 40% җилкәнчеләр - нәфис затларыбыз. Менә шулай! Аларны бирегә кызыксынучанлыклары гына китергән, дип уйласагыз, ялгышасыз. Бер үк шартларда ярышып, призлы урыннарны да яулый кызлар.
- Ярышны шундый шәп акваториядә уздыру мөмкинлеге биргән өчен «А.М.Горький исемендәге завод»ка бик рәхмәтлебез. Җилкәнле спортка бер гашыйк булган кеше аннан башка яши алмый. Сигез яшьме сиңа, сиксәнме - әһәмиятле түгел. Безне бер нәрсә - уртак мавыгуыбыз берләштерә. Егетләргә-кызларга алга таба да уңышлар телим, - дип ихлас сүзләрен җиткерде ТР җилкәнле спорт федерациясе ветераны Алмаз Алиев.
Гөлнара ВӘЛИЕВА.
Тулырак - газетаның 44нче санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: