Яшел Үзән

Җиләк чоры башланды!

Җәйнең иң-иң ямьле вакыты - җиләк-җимеш чоры җитте. Туйганчы ашап та, җыеп та кала торган вакыт. Җиләк сезонын, әлбәттә инде, бакча җиләге ачып җибәрә. Виктория җиләген чиләк-чиләк җыеп алучылар бар. Андыйларга гаҗәпләнәм дә, сокланам да. Ничек кенә үстерәләрдер - белмим?! Без исә ниндиен генә утыртып карамадык, мыекларын кисеп, төбен йомшартып,...

Җәйнең иң-иң ямьле вакыты - җиләк-җимеш чоры җитте. Туйганчы ашап та, җыеп та кала торган вакыт.
Җиләк сезонын, әлбәттә инде, бакча җиләге ачып җибәрә. Виктория җиләген чиләк-чиләк җыеп алучылар бар. Андыйларга гаҗәпләнәм дә, сокланам да. Ничек кенә үстерәләрдер - белмим?! Без исә ниндиен генә утыртып карамадык, мыекларын кисеп, төбен йомшартып, су сибеп кенә тордык - андыйны күргән булмады. Күпме генә казынсак та, тәрбияләсәк тә, уңышыбыз ун-унбиш җиләктән артканы юк. Аның каравы, кырдан җыябыз җиләкне. Узган шимбә-якшәмбедә ике көн рәттән җыйгач, күңел булды. Дүшәмбе көнне эшкә килеп утыргач та, күз алдында эре-эре кып-кызыл каен җиләкләре биеде.
Җир җиләгенә кечкенәдән йөрдек. Башта - дәү әниләр белән, үсә төшкәч, үзебез генә. Ерак кырга иртүк чыгып китәбез. Арып-талып, әлсерәп йөри торгач, чиләкләребез тула, эчәсе килә, әле күпме кайтырга кирәк, кайткач, җиләкне зур табакка салып, башта чистартырга, аннары кайнатырга иде... Хәзер инде башкача. Җиләккә җәяү йөрүче сирәк, сукмакларны үлән баскан. Дәү әниләр дә юк инде, җиләкне бөтенесеннән оста җыйган Гөлмаһия апа да капка төбеннән ерак китә алмый... Җиләкне дә бик кайнатмыйбыз, күбесенчә морозильникка гына атабыз.
Ике көндә җыйган биш чиләк каен җиләген, төйдек тә, песок болгатып, морозильникка урнаш­тырдык. Кура җиләген дә ел саен шулай ясыйбыз. Быел анысы да ишелеп уңарга тора, Аллаһ боерса.
Җиләк чорында базарларда да күңелле. Юри генә чыгып, бәяләре белән кызыксынып кердек. Каен җиләгенең стаканын 50 сумга саталар, майонез чиләгенә тутырганы 250-300 сум тора. Тик базардан алган базардан алган инде ул, үзең өзеп җыйганга җитми!
Алсу Кәлимуллина



Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: