Яшел Үзән

Илебез күге тыныч булсын, дип теләмәгән көнебез юк

Тракторист, аргансыңдыр, Туктат тракторыңны, - дип җырлый иде кызлар.

Тракторист булу бик мактаулы, җаваплы, авыр эш. СССРда 1948 елда тракторлар саны 570 меңгә җиткән. «ХТЗ» (Харьков трактор заводы), «ЧТЗ» (Чиләбе трактор заводы) 1976 елдан көпчәкле «Т-150», 1971 елдан дизель «Т-330», «Т-500» маркалыларны чыгара. Мин авылыбызда (Акъегет) әлеге техникаларда эшләүчеләрне бик яхшы беләм, хәтерлим.

Иң беренчеләрдән Шәрифҗан Фәтхуллинны язар идем. Ике кызына иптәшкә, Ходай малай да бирде, сугыш та башланды. Улы Рәиткә бер ай булганда военкоматтан повестка килде. Хатыны Фәйрүзә апа өч баласы, каенана, каената белән елап калдылар. Хатлар Ленинград өлкәсеннән (фронттан) килә башлады. Шундагы сугышлар аның гомерен дә өзде. Бергә эшләүче иң якын дусты, тракторист, алдынгы механизатор Габделхак Шәкүров иде. Менә кайда иде ул чын дуслык! Иртән икәүләшеп эшкә чыгып китәләр, бер бригадада эшләгәннәр булса кирәк. Күңелләре күтәренке, бик мәзәкчән иделәр. Үзләрен чын гаилә башлыгы, әти, ир икәнлекләрен белеп яшәделәр. Аның да гомере өзелде. Күрешүләр насыйп булмаган икән. Карт анасы Сәхипҗамал, хатыны Шәмсебәян, ике баласы да ятим калдылар. Эшләреннән яшәү көче, куәт, сөенеч кенә табып яшәп ятканда шулкадәр зур кайгыларны күтәрергә кирәк бит!
Рәшидә Тимергалиева.
Акъегет - Казан
Тулырак - газетаның 30нчы санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: